Татарстанның яңа инвестицион проектлары турында

2019 елның 26 февралендә ТР Министрлар кабинетында «Татарстанның яңа инвестицион проектлары турында» брифинг үтте. Брифингта Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

2018 елда Агентлык ярдәмендә Татарстан территориясендә 400 артык инвестицион проект тормышка ашырылды. Инвестицияләр 29 илдән килде, алар арасында АКШ, Германия, Төркия, Кытай, Нидерланды иң күбесе.

Аларның күп өлеше эшкәртү җитештерүенә, финанс эшчәнлегенә юнәлдерелгән. 224 ФЗ буенча проектлар гамәлгә ашырыла. Россиядә беренче МХП килешүе 2018 елда Татарстанда барлыкка килде. Спорт комплексы төзеләчәк.

Агентлык бүген төрле проектларны алып бара, алар арасында: пробиоткларны җитештерү, «Казан халыкара аэропорты» территориясендә карго-терминал төзелеше, автоцистерналарны җитештерү, медицина реабилитациясе үзәген булдыру һ.б.

Хәзер идарәара килешүдә «Алабуга күпләп алу-тарату үзәге» компаниясенең проекты тора. Проектка барлык  1 млрд сум инвестицияләнәчәк. Бу шундый икенче үзәк, беренчес Яшел Үзәндә урнашкан.

Барлык 2018 елда чит ил инвестицияләре 37%ка үскән.



26.02.2019
©2003—2015 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты. Материалларны тулы яки өлешчә куллану очрагында сылтама мәҗбүри