Татарстан турында

Татарстан — Рәсәйдә икътисад, сәнәгать, спорт һәм мәдәният буенча беренче булып
баручы регион

Мәгълүмат

Гомуми мәйдан:
67 836 км2
Халык:
3,8 млн кеше
Территорияның озынлыгы:
төньяктан көньякка таба 290 км һәм көнбатыштан көнчыгышка таба 460 км
Климат:
уртача континенталь
Дәүләт телләре:
татар һәм рус
Төп диннәр:
ислам һәм православие христианлыгы
Шәһәр халкының өлеше:
75,4%
Башкала:
Казан ш.
Рәсми сайт:
www.tatarstan.ru

Кунакчыл Татарстанга килергә

Татарстанга самолет белән

«Казань» һәм «Бегишево» ике халыкара аэропорты һәм эчке бәйләнеш буенча рейслар өчен бер аэропорт пассажирларны һәм йөкне 40 юнәлешкә ташу өчен мөмкинлек бирә, алар арасында Рәсәйнең 19 шәһәре, 6 БДБ иле, 6 Ерак Чит илләре һәм 15 көндәлек Мәскәүгә рейслар.

Очу вакыты:
  • Мәскәүдән — 1 сәгать 15 минутка якын,
  • Санкт-Петербургтан — 2 сәгать 15 минутка якын.

Регуляр халыкара рейслар:

  • Дубай,
  • Стамбул,
  • Хургада,
  • Хельсинки,
  • Бангкок,
  • Камрань һәм башкалар.

Регуляр эчке рейслар:

  • Мәскәү,
  • Санкт-Петербург,
  • Екатеринбург,
  • Новосибирск,
  • Симферополь,
  • Сочи,
  • Иркутск,
  • Самара,
  • Пермь һәм башкалар.
Татарстанга поезд белән

Һәр көн Татарстан аша 10 поезддан артык уза, аларның арасында 2 поезд «Мәскәү-Казан». Иң мөһим тимер юллар булып Яшел Үзән, Казан, Әгерҗе (Мәскәү-Екатеринбург юлының өлеше) һәм республиканың көньяк-көнчыгышында урнашкан нефть казанучы районнар (Мәскәү-Челябинск юлының өлеше) аша үтә торган магистральләр тора.

Мәскәүдән Казанга кадәр поезд юлы — 11 сәгатькә якын.

Татарстанга шәхси автомобиль белән

Казан аша «Волга» федеральная автомагистрале үтә — М7, аның буенча Мәскәүдән Казанга таба Владимир, Түбән Новгород, Уфа барып җитеп була.

Мәскәүдән Казанга кадәр машина юлы — 11 сәгатькә якын.

Казан аша шулай ук башка федераль трассалар үтә: Р241 «Казан — Буа — Ульяновск», Р239 «Казан — Оренбург», Р242 «Казан — Арча — Малмыж — Кильмезь — Игра».

Казан якынында Р175 «Йошкар-Ола — Яшел Үзән» автоюлы үтә.

Татарстанда урнашу

Татарстанда төрле дәрәҗәле һәм һәртөрле вакытка кунакларны каршы алу һәм җайлы итеп урнаштыру өчен инфраструктура тәэмин ителгән. Казанда күп төрле отельләр һөм кунакханәләр тәкъдим ителгән, алар арасында 5*дан 2*га кадәрге кунакханәләр, алар арасында Hilton, Park Inn, Ibis, Marriott, Tasigo кебек бөтендөнья брендлары, Корстон кебек милли тармаклар һәм региональ төрләре бар. Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама кебек Татарстанның яңа һәм даими эшлекле партнерлары белән барыла торган Татарстанның башка шәһәрләрендә шулай ук күп санлы җайлы отельләр бар.

Татарстандагы тормыш

Проектны тормышка ашыру инвестиция стадиясенә күчкән вакытта компаниянең вәкилләрен озак вакытка урнаштыру кирәклеге барлыкка килә, Татарстанда моның өчен кирәкле булган инфраструктура тулысында тәкъдим ителгән — премиум дәрәҗәдән эконом дәрәҗәсенә кадәр торак, хезмәтчеләрнең балалары өчен балалар бакчалары, мәктәпләк, ЮУЙ, алар арасында халыкара дәрәҗәле. Башка өлкәләрдән һәм илләрдән проектны тормышка ашыру вакытында килгән күп белгечләр Тататарстанда даими тормыш итәргә калалар.

Татарстанда буш вакытны тулыландыру өчен бөтен мөмкинлекләр бар — мәдәни, экология, спорт һәм ял итү туризмы. Сәбәпсез түгел Татарстанга һәр ел миллионнарча кунаклар килә.

Татарстан инвесторлар өчен бөтен шартларны тәкъдим итә!

©2003—2015 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты. Материалларны тулы яки өлешчә куллану очрагында сылтама мәҗбүри