Татарстан территориясендә төзелеш материаллары җитештерүчеләр өчен беренче ачык мәйданчык

15 компания-җитештерүче, 8 эре республика төзүчесе һәм шәхси эшмәкәрләр Татарстан территориясендә төзелеш материалларын җитештерүчеләр өчен беренче ачык мәйданчыкта партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштырдылар.

Чара ТР Инвестицион үсеш агентлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасында һәм аннан читтә төзелеш материаллары продукциясен җитештерүчеләрне алга этәрү өчен оештырды.

Шәхси эшмәкәрләр һәм эре федераль һәм халыкара компанияләр вәкилләре үз продукцияләре, төзүчеләр өчен дә, ахыргы кулланучы өчен дә аның үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

«Безнең республика территориясендә төзелеш материалларын җитештерүчеләр өчен шундый мәйданчык булдыру идеясе туды. Чөнки, безнең гаҗәпләнүебезчә, республикада төзелә торган күп кенә компанияләр Татарстанда җитештерелә торган төзелеш материалларын безнең субъекттан читтә дә сатып алалар», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.

Шулай ук ТР ИҮА башлыгы Татарстан хәзер төзелеш темплары буенча Россиянең алдынгы субъектларыннан берсе булып тора, дип билгеләде. «Узган ел 2,6 млн кв. м. торак төзелде, һәм бу бары тик инвестицион программалар буенча төзелгән торак объектлар турында гына сүз бара», – дип сөйләде Талия Илгиз кызы.

Чарада локаль җитештерүчеләр генә түгел, ә Татарстан Республикасы территориясендә үз производстволарын урнаштырган Төркия төзелеш материаллары җитештерүчеләре, шулай ук табигый nаштан янмый торган җылылык изоляциясе җитештерү белән шөгыльләнүче Rockwool эре халыкара компаниясе вәкилләре дә катнашты.

Татарстан территориясендә экспорт өлеше республиканың эчке базарында сатудан шактый арткан компанияләр дә бар, дип билгеләп үтелде. Бу Costune бренды астында эшләүче «ЦМК» компаниясе. Компания биналар тышлау өчен мультифункциональ панельләр булдыра. Җитештерү директоры Булат Мотыйгуллин сүзләренә караганда, компания продукциясе Кытайда, Болгариядә, Якутиядә, Иркутскида, Ярославльдә актив сатыла, әмма Татарстанда сату зур түгел.

«Инвестицион үсеш агентлыгына һәм шәхсән Сезгә, Талия Илгизовна, мондый чараны оештыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерергә кирәк. Шулай ук барлык катнашучыларны 14-16 апрельдә Казан ярминкәсендә узачак ВолгаСтройЭкспога чакырасым килә. Чара офлайн узачак, анда ТР Төзелеш министры да булачак. Без җанлы аралашуга әйләнеп кайтабыз», – дип белдерде ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев.

Талия Миңнуллина, үз чиратында, чараларны даими рәвештә уздыру өчен, Татарстан Төзелеш министрлыгы белән берлектә мондый мәйданчыкны булдыру кирәклеген билгеләп үтте.

«Татарстан Республикасы территориясендә төзелеш материалларын җитештерүчеләр белән каталог булдыру турында искә төшерәм: ул электрон рәвештә булдырылачак, чөнки хәзерге тәҗрибәләр интернетта барысы да: челтәр буенча сату географиясе дә, анда аны колачлау да киңрәк. Безнең бурыч, шул исәптән Татарстан Республикасы Хөкүмәте буларак – җирле компанияләргә һәм производствога ярдәм итү. Шуңа күрә без җитештерүчеләребез белән каталог төзиячәкбез, анда аларның уникальлеге, аларның конкурентлы өстенлеге нидә, аларны ничек һәм кайда сатып алырга мөмкин булуы турында сөйләячәкбез. Аны яшьтәшләре, берничә телгә тәрҗемә итәргә һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләренә һәм чит илләргә таратырга кирәк булачак. Шуны аңларга кирәк, хәзер консолидацияләнү өчен иң дөрес вакыт. Ялгызлыктан һәркем көчлерәк булган вакыт тәмамланды! Уртак куллану, циркуляр җитештерү һәм товарларның тормыш циклын арттыру өчен вакыт җитте», – дип Талия Илгиз кызы йомгак ясады.

Чараның гармонияле тәмамлануы булып актив нетворкинг, контактлар алмашу һәм алга таба хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышу булды.

Каталогта мәгълүмат урнаштыру сораулары буенча, Татарстанның һәм Россиянең башка төбәкләренең барлык төзүчеләренә якынрак булу өчен, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары белән алга таба эшләү өчен 8 (843) 570-40-01 (өст. 1015) телефоны буенча мөрәҗәгать итегез.

26.03.2021
©2003—2015 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты. Материалларны тулы яки өлешчә куллану очрагында сылтама мәҗбүри