Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән рәсми делегация составында ике көнлек визит белән Чехиягә килде.

Бизнес-берләшмәсе вәкилләре белән нәтиҗәле партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыру, хакимиятара хезмәттәшлекне ныгыту өчен хөкүмәт кабул итүләре, зур компанияләрне карау планлаштырылган.

Беренче объект MSR Engines компаниясе булды. Татарстан җитәкчелеге өчен бу җаваплы визит: 12 февральдә Казанда компаниягә нигез салучы Мартин Шула белән Татарстанда яңа спорт төре - Jet Surf үсеш перспективасы турында сөйләштеләр.

“Бүгенге очрашу  MSR Engines-Jet Surf белән уңышлы һәм озак партнерлыкка яңа импульс бирәчәк. Без сезнең компания белән мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен бөтен көчебезне куярга әзерлеген белдерәбез һәм ярдәм күрсәтәчәкбез”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.

Спортсмен һәм инженер буларак Мартин Шула үзенең ике кызыксынуын бер уйлап табуда берләштерә алды, нәтиҗәдә ул уникаль продуктны уйлап тапты – моторлы йөрткеч белән су серфы. 2009 елдан 5000 серф сатып алынды, аларның күбесе АКШ, Франция, Италия, Россия, Австралия һәм БГЭга сатылды.

Компания 4 төрле серф җитештерә. 2011 елда JetSurf моторлы серфлар буенча милли чемпионатын башлады. Дүртенче ел Motosurf World Cup дөнья чемпионаты үткәрелә. Татарстан башкаласына визит кысаларында Мартин Шула Казанда чемпионатның бер этабын оештырырга тәкъдим итте.

“Татарстанда халыкара чараларны үткәрүдә зур тәҗрибәсе бар. Универсиада-2013, FINA-2015, FIFA-2018 кебек чаралар узды. Безнең җылы җәйге климат һәм сезнең тәҗрибәгез Motosurf  World Cup югары дәрәҗәдә оештырырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ассызыклады.

“Татарстан – Россиянең иң үсеш алган регионнарның берсе. Без чит ил капиталын җәлеп итү һәм ярдәм итү өчен кирәк булган инфраструктураны булдырдык. Республикада 2 федераль махсус икътисади зона, 5 УКСИҮТ, 74 индустриаль парк, технопарк, технополис һәм бизнес-инкубатор бар», - дип Талия Ильгизовна өстәде.

Сөйләшүләр барышында Казанда 2019 елның августында джет-серфинг буенча чемпионатны уздыру мөмкинлеге турында сөйләштеләр.

Мартин Шула әлеге очрашуның алдагы хезмәттәшлек өчен башлангыч ноктасы булып торуына ышаныч белдерде.



06.03.2019
©2003—2015 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты. Материалларны тулы яки өлешчә куллану очрагында сылтама мәҗбүри