Татарстан Австриядә: Россия регионнары көне һәм контактлар биржасы ничек тәмамланды

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы Вена шәһәрендә Татарстан исеменнән «Австриядә Россия регионнары көне»ндә катнашты. Форумны ачыш церемониясендә Австрия Икътисад Федераль палатасы Президенты Харальд Марер, Австриядәге РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Дмитрий Любинский катнаштылар.

Австрия Икътисад Федераль палатасында панель дискуссияләре кысаларында Россия регионнарының инвестицион потенциалы презентацияләнде. Татарстанның икътисади һәм инвестицион эшчәнлеге турында Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев сөйләде.

Форум модераторы – Россия Икътисади үсеше министрлыгының Тышкы икътисади эшчәнлекне регулярлаштыру һәм үсеш департаментының директоры Виталий Гудин Татарстанны Россия регионнары арасында иң актив үсеш алган сәнәгый регион буларак билгеләде.

Инсаф Галиев, регионның географик, логистика, инфраструктур өстенлекләр, бизнеска ярдәм күрсәтү чаралары турында сөйләп, форум катнашучыларын 22-27 августта Татарстан башкаласында үтәчәк WorldSkills профессиональ осталык чемпионатына чакырды.

Тәҗрибә белән алмашу процессында форумда катнашучылар хезмәттәшлек үсеше өчен перспектив юнәлешләрен таптылар.

Моннан башка контактлар биржасы узды, анда Татарстан белән хезмәттәшлектә кызыксынган Австрия һәм Германия эшмәкәрләре белән очрашулар узды.

Сөйләшүләр нәтиҗәсендә мәгълүмати алмашуны ныгытырга, бизнес-миссияләрне оештырырга карар ителде.

Австриядә эшлекле программа кысаларында Инсаф Галиев шулай ук «ABA – Invest in Austria» бизнес агентлыгы вәкилләре белән очрашты. Ул чит ил оешмалары белән эшли һәм Инвестицион үсеш агентлыгы аналогы булып тора. Яклар идарәара аралашуда кызыксыну белдерделәр. «ABA – Invest in Austria»  күп тапкыр бизнес өлкәсендә киңәш бирү өлкәсендә иң яхшысы буларак танылган; Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы узган елда төрле секторларга инвестицияләрне стимульләштерү эшендә зур казанышлар өчен БМО бүләген алды. Яклар үзара табышлы хезмәттәшлек турында килештеләр.

РФда Австрия илчелегенең сәүдә киңәшчесе Рудольф Лукавски белән сөйләшүләр кысаларында бердәм чараларны үткәрү перспективалары турында сөйләштеләр. Кибәшче Австрия компанияләрен һәм аларның Россия филиалларын шундый чараларда катнашуга җәлеп итүдә Илчелекнең әзерлеген белдерде.

Австриядәге Россия сәүдә вәкиле Александр Потемкин Татарстан аша Россиянең Австрия белән элемтәләрне ныгыту буенча эшне активлаштыруда ниятен белдерде. КҮп яктан мөнәсәбәтләр хәзер табигый газ белән бәйле.

Шулай ук Австриядәге РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Дмитрий Любински белән очрашу узды. Аның сүзләре буенча яклар бер берсен тулысынча аңлыйлар, Илчелек Татарстанга бөтеньяклы ярдәм күрсәтергә әзер.

Татарстан территориясендә Wienerberger, FACC AG, Aichelin, Palfinger  һәм башка Австрия компанияләрнең проектлары тормышка ашырылды.

«Татарстан Республикасы Австрия белән хезмәттәшлегенә зур мәгънә бирә. Республика Австрия бизнесын җәлеп итүдә кызыксына һәм моңа ярдәм күрсәтәчәк. Нефть эшкәртү, нефтехимия, энергия саклау, информацион технологияләр, фармацевтика, туризм өлкәләре перспектив булып тора. Австрия белән Россия субъектларының хезмәттәшлеге буенча Эшлекле группа утырышлары регионнар һәм илләр арасында мөнәсәбәтләрен яңа дәрәҗәгә күтәрәчәк дип ышанам», – дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.



26.03.2019
©2003—2015 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты. Материалларны тулы яки өлешчә куллану очрагында сылтама мәҗбүри