Бурак Башегмезлер: «Безнең өче Татарстан – кызык һәм перспектив базар»

Стамбул электроника, электротехника, җиһаз һәм информацион технологияләр экспортерлары ассоциациясе (ТЕТ) Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгына килде.

«Татарстан өчен Төркия белән мөнәсәбәтләр приоритетлы булып тора. Безнең мөнәсәбәтләр ныклы бөтен өлкәләрдә. Безгә Ассоциация кызык, алара икътисадның инновацион секторларын күрсәтәләр, ә Татарстан – IT өлкәсе үсеш алган регион. Без яңа өлкәләрне табачакбыз дип ышанабыз», – дип Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Республиканың Бердәм презентацион үзәгендә кунакларга Татарстанның икътисади эшчәнлеге күрсәтелде. Регионның өстенлекләре арасында – чит ил компанияләрнең уңышлы тәҗрибәсе. Мәсәлән, «Джошкуноз», KASTAMONU, Sisecam  һ.б.

«Агентлык контактларны ныгытуга һәм Татарстанда сезнең проектларны тормышка ашыруга бөтен көч куячак», – дип Талия Миңнуллина ассызыклады.

«Презентация өчен рәхмәт. Сезнең шәһәрдә булырга шат. Татарстан безнең өчен – кызык һәм перспектив базар. Бездә Татарстанда эшләүче күп белгән Төркия компанияләре бар, алар хезмәттәшлек турында яхшы сүзләр генә әйтәләр. Аларның саны артачак дип ышанам, чөнки безнең максат – экпортны арттыру гына түгел, илләр һәм регионнарның элемтәләрен дә ныгыту. Бүген монда 9 компания вәкиле бар, алар арасында үз эшчәнлеген 4 меңе алып бара», – дип Стамбул электроника, электротехника, җиһаз һәм информацион технологияләр экспортерлары ассоциациясе вәкиле Бурак Башегмезлер сөйләде.

Төркия делегациясе составында шулай ук Ассоциация Күзәтү советы әгъзасы Селим Унлю, İMMİB белгечләре Букет Акташ һәм Джан Четин, шулай ук Төркия һәм Европаның иң зур җитештерүчеләре булды. Топ–менеджерлар Агентлык вәкилләренә үз компанияләр профильләрен ачыкладылар, шуннан соң яклар эффектив аралашу юлларын билгеләделәр.



28.03.2019
©2003—2015 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты. Материалларны тулы яки өлешчә куллану очрагында сылтама мәҗбүри