Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ҖЧҖ Директорлар советының утырышын уздырды. Чарада Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Татарстан Президенты билгеләгәнчә, РФ Хөкүмәте планында 2024 елга чималлы булмаган продукция экспортын арттырырга. Татарстан өчен бу юнәлештә пластмассалар, нефть эшкәртү һәм агросәнәгать комплексы продукциясеперспектив булып тора.

«Россия экспорт үзәге» АҖ клиентлы эш буенча идарә директоры Максим Кобин утырышта Россия экспортына ярдәм күрсәтү инструментлары турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов «Россия экспорт үзәге»нә тема буенча белем программасын әзерләргә тәкъдим итте.

Төрле өлкәләрдә аэрогельләрне куллану мөмкинлеге турында доклад белән РХТУ вәкиле Артём Лебедев сөйләде.

«ARSKA Technologies» (Санкт-Петербург) компаниясе директоры Артём Воловиков Татарстанда каты коммуналь калдыкларны эшкәртү буенча эффектив комплекс төзелеше перспектив проекты турында белдерде.

MIREA (Мәскәү) Россия технологик университеты профессоры Валерий Ивченко үз докладында ватуларны кисәтүнең инновацион ысулы турында әйтте.

Утырыш яхшы узды.

- Чит ил компанияләре белән һәрвакыт аралашканда без чит базарларда Татарстан продукциясенә кызыксынуын күрәбез. Агентлык партнерларыбызның экспорт инициативаларына консультатив һәм информацион ярдәм күрсәтә, – дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтә. – «Россия экспорт үзәге» презентациясе, әлбәттә, Татарстан эшмәкәрләренә экспорт перспективаларына яңа яктан карарга мөмкинлек бирәчәк.



27.02.2019
©2003—2015 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты. Материалларны тулы яки өлешчә куллану очрагында сылтама мәҗбүри