Татарстан МИЗ Түбән Новгород өлкәсендә махсус икътисади зона булдырачак

6 октябрьдә «Алабуга» махсус икътисади зонасы Түбән Новгород регионы территориясендә махсус икътисади зона булдыру максаты белән хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйды. Килешүгә Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин һәм Татарстан Махсус икътисадый зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев кул куйды.

Андрей Никитин ассызыклаганча, Новгород өлкәсе нәкъ менә «Алабуга»ны сайлады, инвесторларны җәлеп итү һәм инвестицион эшчәнлекне алып баруның иң яхшы тәҗрибәләрен куллану буенча махсус икътисадый зона командасының зур тәҗрибәсенә таянды. Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, «Алабуга» МИЗ – Россиянең генә түгел, ә глобаль брендның да үрнәге.

Үз чиратында «Алабуга» МИЗ генераль директоры төбәк үсешендә Новгород өлкәсе җитәкчелегенең эшен югары бәяләде һәм өлкәдә булачак МИЗны формалаштыру өчен хезмәттәшлеккә һәм тәҗрибәне өйрәнергә әзер булуын белдерде.

«Алабуга» МИЗ — махсус икътисадый зоналар арасында Россиядә генә түгел, ә дөнья дәрәҗәсендә дә танылган лидер. Бүген «Алабуга» ның резидентлары – Saint-Gobain, 3M, Rockwool, Sisecam, Hayat, Ford, Россия Росатомы, Транснефть, Магнитогорск металлургия комбинаты һәм башкалар. Зона барлык күрсәткечләр: резидентлар эше, җәлеп ителгән инвесторлар саны һәм булдырылган эш урыннары саны, капиталь кертемнәр күләме буенча эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген күрсәтә. Татарстан МИЗ командасының кыйммәтле тәҗрибәсе һәм белемнәре илебезнең һәм Новгород өлкәсенең сәнәгатен үстерү өчен уңышлы кулланылырга мөмкин дип ышанам. Бу Татарстан өчен дә, мәсәлән, республика предприятиеләре катнашында тәэмин итү чылбырларын тирәнәйтүдә икътисади эффектка ия булачак», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Яңа махсус икътисадый зона Новгород районының Савино авыл җирлеге территориясендә урнашачак, гомуми мәйданы 10 гектардан артык. Сәнәгать инфраструктурасын булдыру өчен өлкә Хөкүмәте 5,6 млрд сум күләмендә инвестицияләр кертергә планлаштыра.

07.10.2020
©2003—2015 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты. Материалларны тулы яки өлешчә куллану очрагында сылтама мәҗбүри