Босния һәм Герцеговинаның Инвестицияләр җәлеп итү агентлыгына визит

Татарстан Республикасы делегациясенең Босния һәм Герцеговинага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Босния һәм Герцеговинаның Чит ил инвестицияләрен җәлеп итү агентлыгы башлыгы Нина Побрич белән очрашты.

Очрашуда агентлыклар җитәкчеләре чит илләрдән инвестицияләрне җәлеп итү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм бер-берсен үз регионнарының икътисадының перспективалы тармаклары белән таныштырдылар.

«Энергетика, авыл хуҗалыгы, металл эшкәртү, автокомпонентлар җитештерү һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр – Татарстан икътисады өчен дә, Босния һәм Герцеговина өчен дә иң мөһим юнәлешләрнең берсе. Без киләчәктә босниядәге хезмәттәшләребез белән инвестицион сәясәт алып баруның шушы һәм башка күп кенә пунктлары буенча тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итүгә өметләнәбез», – дип Талия Миңнуллина билгеләде.

Босния һәм Герцеговинаның Чит ил инвестицияләрен җәлеп итү агентлыгы – 1998 елда төзелгән дөньяда иң борынгы агентлыкларның берсе. Төп ил-инвесторлар алар өчен – Австрия, Сербия, Хорватия, Россия, Словения һәм Швейцария. Инвесторлар өчен киметелгән салым ташламалары бар, ә җәлеп ителгән инвестицияләр күп санда эш урыннары булдыра, бу Босния социаль-икътисадый өлкәсе өчен мөһим.

13.04.2021
©2003—2015 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты. Материалларны тулы яки өлешчә куллану очрагында сылтама мәҗбүри