OZON.ru
Дэнни Перекальски Ozon Group генераль директоры «Барысы да... русча ничек була әле?... шома барып чыкты. Дөресен генә әйткәндә, шундый җиһазландырылган складны бары тик ике ярым ай эчендә ачарга – мин үзем дә моның мөмкин булуына ышанмадым. Без берәр нинди проблемаларның һичшиксез килеп чыгуын көттек, электр белән булмаса, су үткәрү белән. Ләкин барысы да шома барып чыкты. Мин бик канәгать».
OZON.ru – 1998 елда оештырылган Россиядәге иң зур интернет-кибет.
Бүгенге көндә OZON.ru сайтын елына 2,5 миллион сатып алучы сайлый.
Интернет – кибет сатып алучыларга барлык кирәк нәрсәне тәкъдим итә: 14 категориядә 4,1 млн.нан артык позиция.
Балалар һәм әниләр өчен товарлардан алып электроникага һәм туклану продуктларына кадәр.
OZON.ru онлайн-ритейлеры базарда иң конкуренциягә сәләтле бәяләрне тәкъдим итәр өчен һәр көнне 85 конкурент белән 400 000 товарны чагыштыра.
Сатып алучыларга аларның хезмәтен куллану уңайлы һәм җайлы булсын өчен атна саен кибет сайтында үзгәрешләр һәм яхшыртулар күзәтелә.
Компания өчен 2015 ел сатулар үсеше буенча рекорд булды  — 15 млрд. сум (33% үсеш).
2016 елның уртасында OZON.ru гомуми әйләнешендә Идел буе Федераль Округының (ИФО) өлеше 7% тәшкил итте,
2016 елның беренче яртысы Казандагы әйләнешнең 15%ка артуын күрсәтте.
Складны ачу ярдәмендә OZON.ru сайтыннан Казанга һәм Татарстан регионының башка шәһәрләренә заказны китерү вакыты 1 көнгә кадәр кыскарачак.
2015 елда ИФО сатып алучылары OZON.ru сайтында 472 мең заказ ясадылар.
Казанда склад комплексын эшләтеп җибәргәннән соң ИФОдагы заказлар санының ике тапкырдан артыкка күтәрелүе һәм уңайлы шартлар һәм
товарны китерүнең югары тизлеге ярдәмендә 1 миллионнан артып китүе планлаштырыла.
  • Мәйдан — 3,5 мең.  кв. м.
  • Инвестицияләр — 100 млн. сумнан артык
  • Эш урыннары  — 100
OZON.ru

Казанышлар тарихы

©2003—2015 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты. Материалларны тулы яки өлешчә куллану очрагында сылтама мәҗбүри

Спасибо!

Ваши данные отпраленны ответственному сотруднику мы свяжемся с вами в течение 24 часов