Стратегия 2030

Татарстанда Республиканың 2030 елга кадәр иҗтимагый-икътисади үсеш Стратегиясе кабул ителгән, ул республика кануны көченә ия.

Дөнья алмашына һәм Татарстан проактив рәвештә конкуренциянең макро дәрәҗәдән (илләр арасындагы конкуренция) мезо дәрәҗәгә (үсеш полюслары арасындагы конкуренция) күчкәнгә реакция ясый. Республиканың киләсе 15 елда үсеше өчен Үсеш стратегиясе кабул ителгән, анда иң мөһим стратегик максат билгеләнгән: Татарстан-2030 — глобаль конкуренциягә җавап бирә алучы нык регион, «Идел-Кама» үсеш полюсының драйверы (төп үсеш чыганагы).

2015 елда 40-ЗРТ санлы 2015 елның 17 июньдәге «Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр иҗтимагый-икътисади үсеш Стратегиясен рәсмиләштерү турында» Татарстан Республикасының Кануны кабул ителде. Стратегия приоритетларының берсе булып белемгә нигезләнгән яңа файдалы икътисадны, инновацион эшчәнлекләр һәм югары технологияле икътисад секторларын формалаштыру тора.

Стратегия 2030 буенча респбликаның үсеше өчен кулланылган хәзерге кораллар төп юнәлешләрдә чагылдырыла: «Идел-Кама үсеш полюсы, Идел-Кама метрополисы, Казан, Кама һәм Әлмәт икътисад зоналары һәм агломерацияләре, «Идел-Кама ташкыны» эко-зонасы, татарстан технологик инициатива, кластер активациясе, «Татарстан: 7+6+3» моделе.

Татарстанның омтылышы — Рәсәйнең Аурупа һәм Азия буенча күчәр регионы булу. Республика кеше капиталының, институтларның, инфраструктураның, икътисадның, тышкы интеграциянең һәм эчке мәйданның үзара бәйләнешле үсешнең сыйфаты буенча лидер булырга, алда баручы үсеш темпларына, халыкара хезмәтне бүлүгә югары тоташуга ия булган регион булырга омтыла.

Инновацион икътисадка күчүнең төп механизмы булып кластер активациясе булып тора. Икътисадның 3 төп кластерга бүленүе күздә тотыла: төп кластерлар (мәсьәлән, фән һәм белем), инновацион — «акыллы» икътисадның («акыллы» информацион технологияләр, «акыллы» инфраструктура һәм башкалар), һәм хәзерге икътисадның (АПК һәм нефть химиясе комплексы, агач эшкәртүе һәм автомобильләр төзү һәм башкалар).

Стратегия 2030 максатларына ирешкәч, Татарстан глобаль конкуренциягә җавап бирә алучы регионнар арасына керәчәк — дөнья икътисады үсеше полюслары.

Стратегия 2030 тормышка ашыруда катнашыгыз!

©2003—2015 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты. Материалларны тулы яки өлешчә куллану очрагында сылтама мәҗбүри

Спасибо!

Ваши данные отпраленны ответственному сотруднику мы свяжемся с вами в течение 24 часов