Element is not found

Татарстан көненә 2 млн $ дан артык чит ил инвестициялэрен җәлеп итә.

Татарстанны фәнни өйрәнүләрне һәм бизнесны җитештерү, алып бару өчен түбәндәге данлыклы бөтендөнья оешмалары сайладылар: Ford, Daimler, Mercedes Benz, Leoni, 3М, Bosch, Saint Gobain, Basf, Rockwool, Hayat, Fujitsu, Air Liquide, Sisecam, Armstrong, Kiekert, Kastamonu, Saria һәм бик күп башкалар.

Татарстан Республикасы инвесторлар өчен иң яхшы шартлар тәкъдим итә. *

Рәсәй регионнары арасында Татарстан түбәндәге күрсәткечләр буенча иң югары нәтиҗәләр күрсәтә:

  • Көйләгеч тирәлек
  • Бизнес өчен институтлар
  • Инфраструктура һәм байлыклар

*2014 ел буенча Рәсәй Федерациясе регионнары арасында инвестицион климатның торышы буенча Милли рейтингның нәтиҗәләре буенча.

Инвестицион проектларның тормышка ашырылу тизлеге һәм сыйфаты «Юл карталары» гомуми кабул ителгән дөнья стандартларын куллану белән тәэмин ителә, аларда проектларны тормышка ашыру әмәлләренең, вакытының һәм катнашучыларының алгоритмы билгеләнә. Бу файдаланылган технология ярдәмендә инвестор тиз һәм нәтиҗәле рәвештә түбәндәгеләрне эшли ала:

  • мәйданчыкны, бизнесны алып бару формасын һәм преференцияләр форматын сайларга,
  • бизнесны теркәргә,
  • төзелешне оештырырга һәм үз оешмаңның эшен башларга.

Инвестицион эшчәнлекне дәүләт органы оештыра һәм тормышка ашыра — Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш буенча агентлыгы.
Агентлыкның төп вәкаләтләре:

  • Инвестицияләрне җәлеп итү
  • Инвестицион проектларны алып бару һәм тормышка ашыру
  • Дәүләт-хосусый берлекне тормышка ашыру

Element is not found

©2003—2015 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты. Материалларны тулы яки өлешчә куллану очрагында сылтама мәҗбүри

Спасибо!

Ваши данные отпраленны ответственному сотруднику мы свяжемся с вами в течение 24 часов