Халык

Татарстан Республикасында 3,8 млн кеше яши, ә 1000 км радиусында Рәсәй халкының 50%на якын.

Стратегия-2030 ның төп нигезе булып кеше, кеше капиталы тора.
Кешеләр — иң мөһим байлылык һәм безнең республикабыз сәләтле кешеләр белән бай.

Төп милләтләр — татарлар һәм руслар. Татар һәм рус телләре — тигез хокуклы дәүләт телләре.

  • 3,8 млн кеше
  • 115 милләт
  • 2,4 млн человек кеше икътисади актив халык
  • 76 % шәһәр кешеләре
  • 30 мең сум уртача айлык эш хакы

Татарстан Республикасының территориясендә меңнән артык дини оешмалар теркәлгән. Татарстан Республикасында ике дин иң киң таралган: ислам һәм православие христианлыгы. Яһүд дине, Будда дине һәм Кришна дине азрак таралган.

Югары тормыш дәрәҗәсе

Татарстан Республикасы тормыш сыйфаты буенча рейтингының лидерларының берсе. Татарстан тотрыклы итеп иң мөһим 10 билге буенча югары нәтиҗәләр күрсәтә.

  • халыкның табыш дәрәҗәсе,
  • яшәү шартлары,
  • иҗтимагый инфрастуктура объектлары белән тәэмин ителү,
  • экология һәм климат шартлары,
  • яшәү иминлеге,
  • демография хәле,
  • халыкның сәламәтлеге һәм белем дәрәҗәсе,
  • территориянең үзләштерелүе һәм транспорт инфраструктурасының алга китеше,
  • иҗтимагый үсешнең дәрәҗәсе,
  • кеше бизнесының алга китеш дәрәҗәсе.

Белем һәм компетенцияләр үсеше

Профессиональ белем

  • 63 югары белем йорты,
  • «Иннополис» информацион технологияләр иинновацион университеты,
  • 102 урта-махсус уку йорты.

Мәктәп һәм мәктәпкәчә белем

  • 3 халыкара мәктәп,
  • 1 427 мәктәп, аларда 378,8 мең укучы тәрбияләнә,
  • 2 012 мәктәп белем бирү оешмасы.
  • Алабуга халыкара мәктәбе
    Алабуга халыкара мәктәбе
  • Казан халыкара мәктәбе
    Казан халыкара мәктәбе

Профессиональ белем

  • Казан Идел Буе Федераль Университеты (Рәсәйнең 50 иң яхшы ЮУЙ);
  • 63 югары белем йорты, аларда 180 000 студент;
  • Мәгълүмат технологияләре «Иннополис» инновация университеты, 500 студент укытыла;
  • 102 урта махсус белем йорты, аларда180 000 студент укый.

Эш кадрларын әзерләү буенча 5 үзәк Татарстанның өстен үсеш өлкәләре буенча һәм оешмаларның файдаларыннан чыгып эзерлеккә юнәлтелгән.

  • Яр Чаллы ш. — автомобильләр төзү юнәлеше буенча чыганак үзәге (КАМАЗ).
  • Казан ш. — ТСК буенча: авиа- һәм машинатөзү (авиация һәм техника колледжы — Горбунов исеменәге КАЭБ һәм КВЗ).
  • Түбән Кама ш. — нефтехимия буенча (нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы нигезендә).
  • Алабуга ш. — күптармаклы уку үзәге (МИЗ «алабуга» өчен).
  • Сарман ш. — агрария тармагы буенча (аграр колледж нигезендә).

WorldSkills профессиональ осталык чемпионатлары

45нче дөнья WorldSkills профессиональ осталык чемпионаты Казанда 2019да үткәреләчәк.

Чемпионатны үткәрү хакы өчен Казан Франция башкаласы Париж һәм Бельгиянең Шарлеруа шәһәрләре белән ярышты.

WorldSkills чемпионатлары ике елга бер тапкыр төрле илләрдә үткәрелә һәм профессиональ эзерлекне яхшырту һәм осталылыкны камилләштерү өлкәсендә иң мөһим вакыйга булып торалар, алар сәнәгатьнең бөтен тармакларын һәр яктан күрсәтә.

2014 һәм 2015 елларда Казанда 2 һәм 3 WorldSkills Russia милли чемпионатлары уңышлы итеп үткәрелде.

Инновацион белем

Иннополис университеты Рәсәйдә уңайлы тормыш һәм эш өчен бердәнбер шартлар тудырылган яңа шәһәрдә урнашкан, анда югары дәрәҗәле иҗтимагый хезмәтләр һәм югары дәрәҗәдәге табыш, ИТ-белгечләре һәм оешмалар өчен зур үсеш алган бизнес-инфраструктурасы бар.

Рәсәйнең инновацион үсеше өчен киләчәктә нигез булачак кыю инновацион фикерләр туу һәм үсеше өчен югары технологияләр өлкәсендәге иң яхшы белгечләрне тарту өчен экосистема ясалган.

Иннополис ИТ-Университеты — уку-тикшеренү бинасы, торак бина һәм спорт бинасыннан торган кампус. Алдагы студентлар саны — 5000 кеше, халык — 155 мең кеше.

Татарстан Республикасының фәннәр академиясе

ТР ФА структурасына 7 фәнни-тикшеренү институтлары керә (Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татар энциклопедиясе институты, Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институты, Археология институты, Кулланма семиотика институты, Экология һәм җир асты байлыкларын куллану проблемалары институты, Информатика институты ) һәм 2 фәнни үзәк (Гаилә һәм демография үзәге, Ислам белеме үзәге).

Сәламәтлекне саклау

Татарстан өлкә халкының сәләметлеге өчен иң мөһим булган мәсьәләләре югары дәрәҗәдә хәл итә:

  • халыкка табиби ярдәм күрсәтүдән файдалана алырлык булуны тәэмин итү,
  • югары табиби технологияләрнең үсеше,
  • табиби ярдәм күрсәтү профилактикасы һәм сыйфатын камилләштерү.

Хәзерге кәндә Татарстанда тормыш озынлыгы Рәсәйдә булган уртача күрсәткечтән 3 елга диярлек озынрак һәм 72 елны тәшкил итә.

Халыкның сәламәтлеген саклау өчен дәвалау һәм диагностик эшен Татарстан Республикасының табиби оешмалары тәэмин итә.

  • 19
    % соңгы 5 ел өчендә туучылар саны үсеше
  • 151 табиби оешма
  • 75 хастаханә
  • 42 поликлиника
  • 12 мең табиб

«Үтәрлек тирәлек» федераль программасына күрә Татарстан Републикасы үтәрлек тирәлек төзүне эшкәртү буенча сынаулык өлкәләре санына керде. Бүгенге көндә Татарстанда үтәрлек иҗтимагый, транспорт һәм инженерлык инфраструктуралары төзелгән, өстен объектлар инвалидлар һәм башка аз мобиль төркемнәрнең комачаусыз керүләре өчен җайлаштырылган.

Татарстанда югары технология табиби ярдәм (моннан соң — ЮТЯ) күрсәтелә — югары табиби технологияләр һәм бердәнбер дәвалау ысуллар куллану белән махсуслаштырылган табиби ярдәм.

Татарстан Республикасында ЮТЯ 14 сәламәтлекне саклау оешмасы 27 тармак буенча күрсәтә, алар арасында 2014 елда сыйфат өлкәсендә Европа ярышында җиңүче һәм «Танылган камиллек» сыйфат сертификаты буенча 5 йолдызга ия булган Балалар республика клиник хастаханәсе.

Чит ил оешмалары Татарстан Республкасында медицина технологияләрен камилләштерүгә һәм үсешенә инвестициялиләр.

Казан югары медицина технологияләре буенча белем үзәге РФ сәламәтлекне саклау министрлыгы һәм Johnson&Johnson оешмасы белән оештырылган, һәм инновацион уку үзәген тәшкил итә, аның нигезендә Рәсәй сәламәтлекне саклау өлкәсе өчен хезмәткәрләр әзерләнә, аларның яңа квалификацияләү һәм квалификацияне үстерү буенча эш алып барыла. Үзәк Республика клиник хастаханәсе территориясендә урнашкан һәм алдынгы медицина техникасы белән җиһазланган. Аның оештыручысы булып ике оешма тора.

Казанда Рәсәй буенча «Дом Роналда Макдоналда» беренче хәйрияле кунакханә эш итә, ул Татарстан Республикасының Балалар Республика клиник хастаханәсендәә озак дәваланучы балаларның ата-аналар өчен билгеләнгән. Кунахканә хастаханә территориясендә урнашкан һәм анда яшәү тулысынча бушлай.


©2003—2015 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты. Материалларны тулы яки өлешчә куллану очрагында сылтама мәҗбүри