Үзбәкстан Татарстан тәҗрибәсен үзләштерә

«Мин кичә күп файдалы мәгълүмат алдым, түләүсез! Бу да инвестицияләр! Шәп! Рәхмәт!», – дип Үзбәкстан Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министрының беренче урынбасары Сунатулла Бекенов республиканың инвестицион үсеш агентлыгында Татарстанның икътисади эшчәнлек презентациясе өчен рәхмәт белдерде.

Үзбәкстан рәсми делегациясе эш визиты белән Татарстан башкаласында тәҗрибә белән алмашу максатында тора.

«Республикаларның тотрыклы мөнәсәбәтләре эффектив булып тора һәм яхшы нәтиҗәләр китерә. 2017 елда Татарстанның Үзбәкстан белән товар әйләнеше күләме 80%ка үсте һәм 100 млн доллар тәшкил итте. 2018 елда товар әйләнеше товар әйләнеше тагын 57%ка үсте һәм 146 млн доллар тәшкил итте. Хезмәттәшлек «Татнефть», «КАМАЗ», Компрессор заводы кебек компанияләрдә нигезләнә. Ташкент өлкәсендә «Химград» Татарстан технополисы филиалы ачышы буенча эш бара. Без хезмәттәшлекне киңәйтүдә ачык һәм кызыксынабыз», – дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.

Кунаклар Россиядә беренче ИТ-шәһәр Иннополис, «Химград» технополисын карадылар, «Эйдос-медицина» һәм «Эйдос-робототехника» белән таныштылар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз резиденциясендә Үзбәкстан транспорт министры – премьер-министрның беренче урынбасары Ачилбай Раматов җитәкләгән делегацияне кабул итте. Очрашуда алдагы хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.

Яклар үзара сәүдә үсеше турында килештеләр.

Рөстәм Миңнеханов кунакларны «Россия-Ислам дөньясы: KAZANSUMMIT» саммитына һәм WorldSkills чемпионатына чакырды.

Татарстан һәм Үзбәкстанны эшлекле мөнәсәбәтләр бәйли. Хезмәттәшлек турында килешүгә 1993 елда кул куелды. Делегацияләр белән үзара алмашу бара. 2017 елның сентябрендә Ташкентта республикалар президентлары катнашуы белән эшлекле форум үтте һәм килешүләргә кул куелды. 2018 елның октябрендә беренче Россия-Үзбәкстан регионара форум үтте.



22.02.2019
©2003—2015 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты. Материалларны тулы яки өлешчә куллану очрагында сылтама мәҗбүри