Яр Чаллы – иң яхшы узып китүче территорияләре булган Россия моношәһәрләренең беренчеләр арасында

Россиянең Дәүләт думасында парламентлы тыңлауларда Россия Икътисад һәм үсеш министрлыгы Яр Чаллыны иң күп эш урыннары булган Россия моношәһәрләре арасында иң яхшыларның берсе булуын билгеләде.

Россия Икътисад һәм үсеш министры урынбасары Вадим Живулин берничә шәһәрне билгеләде: «Әлеге шәһәрләр һәм узып китүче территорияләр иң яхшы мисал була алалар».

Моношәһәрләр һәм УКТ исемлеге киңәя ала. Министрлык фикере буенча, моношәһәрләр һәр милли проектка кертергә кирәк.

УКСИҮТ статусы инвестицион климат үсешенә ярдәм итә. Чаллы УКСИҮТенең план күрсәткечләрен ирешү белән ул Россия 54 УКСҮИТ арасында беренче булды. Бөтен претендентлар резидентлар реестрына керделәр. 45 оешма эшли, 3 ел эш эчендә УКСИҮТ 16,3 млрд сум инвестиция җәлеп итте.

УКСИҮТ резидентлары өчен төрле өстенлекләр бар, алар арасында киметелгән салым түләүләр.

«Яр Чаллы» УКСИҮТ резидентлары саны арасында: «Хайер Фридж Рус» ҖЧҖ, «Камский» АСК ҖЧҖ, «ТЭМПО» АҖ, «Кама Кристалл Технолоджи» ҖЧҖ, «Хайер Лаундри Машин Рус»  ҖЧҖ һәм башка компанияләр.

«Татарстан УКСИҮТ саны буенча лидер булып тора. Яр Чаллыдан башка шундый статусны Түбән Кама, Яшел Үзән, Чистай һәм Менделеевск шәһәрләре ала. УКСИҮТ – дәүләтнең икътисадын ныгытучы яхшы инструмент. «Яр Чаллы» УКСИҮТ – моның өчен ачык мисал. Haier заводы, мәсәлән, Россиядә беренче Haier оешмасы булып тора.

Татарстан хөкүмәте бизнес өчен табышлы территорияләрне үстерү буенча актив эш алып бара. Хәзер «ЭТО ТО,СЭР!» Халыкара инвестицион форумына әзерләүләр бара, ул Түбән Камада 11-12 апрельдә булачак. Төрле илләрдән 700 кешенең катнашуы көтелә, 2,4 млрд сумга 22 килешү булдырырга планлаштырыла», – дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.

Фото чыганагы: topparki.ru



25.03.2019
©2003—2015 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты. Материалларны тулы яки өлешчә куллану очрагында сылтама мәҗбүри