Татарстанда заманча суднолар төзү көмлексы барлыкка килә ала

Россиянең су транспорты – товарлар һәм чималларны үз вакытында китерергә мөмкинлек бирүче икътисади үсеш инструменты. Әмма бүгенге көнгә РФда су транспорты йөрүләренең өлеше бары тик 2% тәшкил итә. Соңгы 15 елда суднолар трафигы кимеде, чөнки суднолар паркы яңармады. РФ Дәүләт программасы «2013-2030 елларга Суднолар төзелеше үсеше»ндә 10 елда 1240 берәмлек кирәклеге билгеләнде. Әлеге сорау бик ачык тора. Шуңа күрә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстанда суднолар төзү һәм йөрү үсеше буенча сөйләшүләр үткәрде.

Россия һәм Германия компанияләре җитәкчеләре яңа төрдәге «елга-диңгез» композит судноларын төзү өчен яңа буынлы суднолар төзелеше комплексын булдыру буенча бердәм проект күрсәттеләр. Нәкъ «елга-диңгез» суднолары ерак территорияләрдән тышкы диңгезләргә күчерүләр башкарырга чакырылган.

«Географияне өйрәнеп без яхшы территориясе, инфраструктурасы һәм логистикасы булган урынны эзли башладык. Бөтен күрсәткечләр буенча әлеге проектны Татарстанда тормышка ашырырга бик кызык һәм уңышлы булачак», – дип инвесторлар билгеләделәр.

Проект өчен өч территория карала: Чистай, Кама аланы һәм Зөя регионара мультимодаль логистика үзәге.

«Проектта бөтен кирәк булган механизмнар бар. Җитештерүләрне автоматизацияләү буенча иң яхшы дөнья тәҗрибәсен өйрәнеп, без төрле бурычларны чишү өчен аның бөтен компонентларын яхшырттык», – дип билгеләделәр.

Талия Миңнуллина сөйләгәнчә, Татарстан территорясендә иң зур Россия суднолар төзү оешмаларның берсе – A.M. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы урнашкан. 2015 елда ул үзенең 120 еллыгын билгеләп үтте. Завод барлык 1500 диңгез һәм елга судноларын төзеде. Суднолар экспортка да бара.

Талия Миңнуллина шулай ук  «Velvette Marine» кече судноларны җитештерүче компания турында сөйләде һәм җирле җитештерүчеләр белән проектны тормышка ашыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Шулай сөйләшүләр «Ак барс» суднолар төзү компаниясе” белән дәвам итте.

«Татарстан Россия транспорт системасын яхшыртуында катнашырга әзер. Илнең системалы үсеше яңа дәрәҗәдәге җитештерүне булдырмаусыз булмый. Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы проектны карачак, шуннан соң аны тормышка ашыру перспективалары турында әйтә алырбыз», – дип Талия Миңнуллина билгеләде.

Уйлап табучылар сүзләре буенча әлеге җитештерүнең аналоглары юк. Эш урыннар саны 300гә җитәчәк.



27.03.2019
©2003—2015 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты. Материалларны тулы яки өлешчә куллану очрагында сылтама мәҗбүри