Татарстанда машина төзелеше күәтен күрсәтәләр

Казанда 26-28 февральдә TIAF supported by Automechanika 2019 машина төзелеше Халыкара форумы чаралары үтә. Оештыручыларның берсе – Messe Frankfurt компаниясе. Форум Татарстанда бишенче тапкыр үтә.

TIAF форумы – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Европа бизнесы Ассоциациясе арасында аралашу турында Килешү белән каралган чараларның берсе. Форум машина төзелеше үсешенә, Татарстан һәм Идел буенда автокомпонентларны локализацияләү, инновацион уйлап табуларны җәлеп итү, оешмалар арасында хезмәттәшлекне киңәйтүә юнәлгән.

Форум күргәзмәсендә машина һәм аның компонентларны Россия, Белоруссия, Төркия һәм Кытай җитештерүчеләренең уйлап табулары күрсәтелгән. Кытай мәйданы 100 милли җитештерүчеләрне берләштерә.

Форумның эшлекле программасы кысаларында пленар утырыш, эшлекле сессияләр, B2B очрашулары, панель дискуссияләр була. Чарада Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре катнашачак.

27 февральдә форум мәйданында Сoshkunoz Аlabuga, ОЭЗ «Алабуга», ОАТ, Avtotor, ARNPO, Elaz, Daimler Kamaz Rus, Ford Sollers, Kamaz, PSA Group, Renault Russia, Самара өлкәсенең сәнәгый кластеры, «Тропза» ЯАҖ һ.б. компанияләрнең сөйләшүләре үтә.

28 февральдә форум кунаклары Яр Чаллыда Ford Sollers җитештерү мәйданын карачаклар.

- Татарстанда машина төзелеше өлкәсендә бердәм җитештерүләрне булдырда зур потенциалы бар. Яхшы мисал – республикада урнашкан күп төрле Германия компанияләре, – дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтә. – Татарстан компанияләрендә күп төрле проектлар һәм уйлап табулар бар. TIAF – республика потенциалын күрсәтүнең яхшы мөмкинлеге. «Казань Экспо» комплексы ярдәмендә без шундый чараларны яңа дәрәҗәдә үткәрә алабыз.

Чыганак: www.tiaf-forum.ru



27.02.2019
©2003—2015 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты. Материалларны тулы яки өлешчә куллану очрагында сылтама мәҗбүри