Татарстан Нидерландалар Корольлеге белән мөнәсәбәтләрне ныгыта

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан делегациясе составында эш визиты белән Нидерландалар Корольлегенә килде.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә проектларны тормышка ашыру

Бест шәһәрендә делегация Philips Healthcare Инновацион хзәге эшчәнлеге белән танышты.  Презентацион экспозиция кысаларында профилактика, диагностика һәм дәвалау өчен кулланучы югары технологияле уйлап табулар күрсәтелде. Компания җитәкчелеге белән очрашу кысаларында сәламәтлек саклау өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыру буенча алдагы адымнар турында сөйләштеләр.

Philips республика сәламәтлек саклауда төп бурычларның чишүендә актив катнаша, монда йөрәк авырулары һәм онкологиядән үлемне киметү керә.

Сочида Россия инвестицион форумында Туры инвестицияләр Россия фонды һәм Philips Ит-чишелешләр һәм алдынгы технологияләрне кулланып регионның сәламәтлеген саклауга ярдәм итү турында килешүгә кул куйдылар.

Югары технологияләр

High Tech Campus югары технологияләр кампусы эшлекле программа кысаларында икенче объект булды. The Financial Times, Fortune, Forbes югары технологияле стартаплар һәм венчурлы проектларны үстерү өчен иң яхшы урыннарның берсе буларак бәялиләр. Татарстан өчен кампус бик кызык. Кампус резиденты – Signify компаниясе мисалында проектларның гамәлгә ашыру шартлары каралды.

Компания җитәкчелеге белән очрашу барышында Татарстан делегациясенә Казанда бердәм яктылык мохите концепциясе презентацияләнде.

Signify компаниясендә Татарстанда берничә уңышлы проект бар инде, алара арасында «Казан» гаилә үзәге, 15 спорт объекты, Түбән Камада телевизион манара.

Бизнес берләшмәне киңәйтү

Илләр һәм регионнарның хезмәттәшлеген үстерүнең мөһим чарасы Нидерландалар эшлекле даирәләре һәм дәүләт хезмәткәрлрәе катнашуы белән түгәрәк өстәл булды.

Сәламләү сүзе белән Нидерландалар Икътисад һәм климат өлкәсендә сәясәт министрлыгының Генераль секретаре Маартен Кампс чыгыш ясады.

Татарстанның икътисади һәм инвестицион мөмкинлекләре турында Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.

«Узган ел нәтиҗәсендә Нидерландалар белән товар әйләнеше 1/3 кә артты һәм 2,8 млрд доллар тәшкил итте. Нефть чыгару һәм нефтехимия өлкәсендә хезмәттәшлек бара. Татарстан бизнес берләшмәсен киңәйтү өчен яңа контактларны урнаштырырга кызыксына. Хөкүмәт вәкилләре һәм топ-менеджерлар белән бергә без хезмәттәшлекнең перспектив өлкәләрен таптык һәм бердәм проектларны гамәлгә ашыруның юлларын карадык», – дип Талия Миңнуллина сөйләде.



02.04.2019
©2003—2015 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты. Материалларны тулы яки өлешчә куллану очрагында сылтама мәҗбүри