Талия Миңнуллина Владикавказда Төньяк Осетия-Алания башлыгы белән очрашты
Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина эш визиты белән Төньяк Осетия-Алания Республикасына килде.
Хезмәттәшлек белән алмашу буенча эшлекле программа республиканың башкаласы – Владикавказдан башланды.
Республиканың Хөкүмәте рәисе Таймураз Тускаев, республика башлыгы Вячеслав Битар белән очрашу кысаларында Талия Миңнуллина Татарстанның икътисади эшчәнлеге һәм Төньяк Осетия вәкилләренең «Россия-Ислам дөньясы: KAZANSUMMIT»та катнашу турында сөйләште.
Моннан башка яклар Төньяк Осетиядә «КАМАЗ» компаниясе өчен җитештерү мәйданын булдыру турында сөйләштеләр. Оешма югары технологияле җитештерүе булган индустриаль парк кебек булачак.
«Татарстан – мөселман регион, 10 елдан артык ул Россиянең ислам дөньясы илләре белән якынайту буенча эш алып бара. KazanSummit – сәүдә- икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту өчен халыкара платформа. Сезнең ягыгызның саммитта катнашуга шат. Бу елда да без илләр һәм регионнарыбызның хезмәттәшлек өчен яңа мәйданнар һәм проектларны билгели албыз дип ышанам», – дип Талия Миңнуллина ассызыклады.
Тәҗрибә белән алмашу семинарында Талия Миңнуллина Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдим итте. Чарада Төньяк Осетия-Алания Республикасының Икътисади үсеш министры Казбек Томаев, Үсеш агентлыгының генераль директоры Павел Игнатьев һәм бизнес-берләшмәләре вәкилләре катнаштылар.