Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан – полимерларны иң зур җитештерүчеләрнең берсе һәм, әлбәттә, безгә аны Татарстанда эшкәртергә һәм чит илләргә сатырга мөһим”

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан делегациясе составында Простеев шәһәрендә «Данафлекс» заводы ачышы тантаналы церемониясендә катнашты.

“Без Татарстан инвесторының шундый заманча проектны тормышка ашыруга шат. Компания Россия базарының 15% ала, бүген ул – төрү материаллары буенча лидер. Без – Татарстан – полимерларны иң зур җитештерүчеләрнең берсе, һәм, әлбәттә, безгә аны Татарстанда эшкәртергә һәм чит илләргә сатырга мөһим”, - дип Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклады.

Завод ачышы церемониясендә шулай ук Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Чехия Сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова булдылар.

Бу – яңа юнәлеш, ул синергияне Россия сәнәгатенә дә синергия бирә. Чөнки Татарстаннан килгән полиэтилен гранулалары монда әзер продукциягә эшкәртелә», - дип әйтте Денис Мантуров.

2018 елның сентябрендә «Данафлекс» үзенең өченче заводын “Алабуга” МИЗ территориясендә ачылды. Простеев шәһәрендә завод – дүртенче завод һәм беренче Европа территориясендә.

“Татарстан һәм Чехияне каты мөнәсәбәтләр бәйли, бүгенге вакыйга товар әйләнешен киңәйтергә, илләр һәм регионнарның икътисадын ныгытырга ярдәм итәчәк”, - дип Талия Миңнуллина уртаклашты.

Татарстанда Чехия компанияләре уңышлы эшли, бердәм эшлекле группа булдырылган, бизнес һәм хөкүмәт диалогы төзелгән: узган елда ике як делегациясе берничә визит ясадылар. Чехия виза үзәге ачылган, Казан һәм Прага арасында авиа бәйләнеш бар, Чехиядә Татарстанның Сәүдә-икътисади вәкиллеге эшли. Нефтехимия, энергетика, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм фармацевтика өлкәсендә актив хезмәттәшлек бара.



06.03.2019
©2003—2015 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты. Материалларны тулы яки өлешчә куллану очрагында сылтама мәҗбүри