Ераккөнчыгыш федераль округы Татарстан тәҗрибәсен ала

Көньяк Сахалинда Татарстан эшчәнлеге регионнарга инвестицияләрне җәлеп итүнең иң яхшы модельләре санында күрсәтелде.

Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү буенча Россия министрлыгы Инвестицияләрне җәлеп итү буенча Ерак Көнчыгыш Агентлыгы, Үсеш институтлары милли ассоциациясе һәм Сахалин өлкәсенең Хөкүмәте белән бергә Инвестицион конференцияне үткәрделәр.

Стратегик сессияләр барышында инвестицияләрне җәлеп итү һәм инвестицион климатны яхшырту буенча Россия регионнарының тәҗрибәсе каралды. Татарстанның перспектив нишалары, бизнеска ярдәм итү системасы һәм уңышлы проектлар турында Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы белгечләре сөйләделәр.

Тәҗрибә белән алмашу кысаларында инвесторларны җәлеп итү өчен регионара кооперация мөмкинлеге каралды.

Аерым сессия Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү буенча Россия министрлыгының федераль һәм региональ үсеш институтлары белән аралашуга багышланды.

Конференциянең икенче көнендә катнашучылар Сахалин өлкәсенең инвестицион мәйданнарын карадылар.

«Татарстан регионара элемтәләренең ныгытуына ярдәм итүче чараларда актив катнаша. Татарстанның һәм Ерак Көнчыгышның күп уртак юнәлешләре бар, алар арасында – булган УКСИҮТлар, Азия илләре белән актив үсүче мөнәсәбәтләр. Безнең өчен Ераккөнчыгыш федераль округының чит илләр белән аралашу һәм хезмәттәшлекне киңәйтү буенча тәҗрибәсе кызык», – дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтә.

Конференция кысаларында регионнар башлыкларының хезмәттәшлеге турында килешүләр ныгытылды. 2016 елда Көньяк Сахалинда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм губернатор Олег Кожемяко 2016-2018 елларга сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Шулай төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек ныгытылды.

Татарстан Сахалинга «КАМАЗ» йөк машиналары, шиннар, медицина җиһазлары һәм азык-төлек продуктарын китерә.



29.03.2019
©2003—2015 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты. Материалларны тулы яки өлешчә куллану очрагында сылтама мәҗбүри