Денис Журавский: «Татарстан инвестицион мәйданнар саны буенча лидерлар арасында булып тора һәм уңай инвестицион климатка ия»

«Татарстан инвестицион мәйданнар саны буенча лидерлар арасында булып тора һәм уңай инвестицион климатка ия», – дип Россия индустриаль парклар Ассоциациясенең башкарма директоры Денис Журавский Красноярск икътисади форумы кысаларында билгеләде.

Форумда 27 илдән һәм Россиянең 32 субъектыннан 6 меңнән артык кеше катнашты. Пленар сессияләр кысаларында катнашучылар икътисадның төп секторларының конкурентлылыгы һәм дәүләт регулярлаштыруның сыйфаты турында сөйләштеләр. Татарстан Республикасы исеменнән Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы белгечләре булдылар.

«Бүгенге дөньяда финанс, кеше капиталының, технологияләр һәм инновацияләр мобильлелеге арта, икътисади активлыкның иң яхшы тәҗрибәләрен беә җыерга тиеш. Илләр һәр регионнар инвестицияләр, сыйфат һәм базарлар өчен көрәшәләр. Бу һәр торак пунктның яисә илнең уңышын тәшкил итә», – дип Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак билгеләде.

«Территориянең үсеше өчен инвестицияләр кирәк. Сатып алучылар бары тик иң яхшы сыйфатлы продуктларны алачак, шуңа күрә инвестицияләр яшәү һәм эш өчен яхшы шартлар булдырылган урынга гына киләчәк.  Бу – конкурентлылыкның нигезе», – дип ассызыклады.

Стратегик сессия кысаларында индустриаль парклар һәм МИЗлар территорияләрендә җитештерүгә инвестицияләр җәлеп итү буенча рейтинг күрсәтелде. 2017 елда Татарстан Россия регионнарының беренче өчлегенә керде. 2018 ел өчен урыннар апрельдә ачыкланачак.

«Татарстан – динамикалы үсүче регион. Уңай инвестицион климатны тәэмин итү республика сәясәте өчен приоритетлы булып тора. Көчле чимал базасы, югары теххнологияле җитештерү, кадрлар, хөкүмәт һәм бизнес арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр, инфраструктура, салым өстенлекләре – дөнья базарында конкурентлы булырга мөмкинлек бирүче өстенлекләребез. Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы узган елда секторларга инвестицияләрне стимульләштерү өчен Россиядә беренче БМО Премиясен алды», – дип Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.



30.03.2019
©2003—2015 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты. Материалларны тулы яки өлешчә куллану очрагында сылтама мәҗбүри