Белем алудан шәхес конкурентлылыгын үстерүгә
28 февральдә-1 мартта «Казань Экспо» яңа халыкара күргәзмә үзәгендә EDU Russia халыкара форумы узачак.
Форум – ватан мәгариф сораулары буенча чишелешләрне табу, тәҗрибә белән алмашу максатында Россия регионнары өчен мәйдан.
Форумны Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы «Россия дәреслеге» корпорациясе һәм «Мәгърифәт» компанияләр группасы партнерлыгы белән оештыралар.
Татарстан Россия регионнары арасында мәгариф өлкәсендә лидерларның берсе булып тора.
Форумда катнашырга хакимият органнары вәкилләре, укытучылар, методистлар, психологлар, эшханәләр җитәкчеләре, мәгариф өлкәсендә архитекторларны чакырабыз!
Без Сезнең өчен 13 юнәлеш буенча 50дән артык чара әзерләдек:
- Форсайт-сессия;
- Мәгариф инфраструктура;
- Менеджмент мәгарифтә;
- Маркетинг мәгарифтә;
- Мәгариф журналистикасы;
- Академия EDU RUSSIA;
- Мәктәпкәчә белем;
- Куркынычсыз белем;
- Профессиональ белем;
- Югары белем;
- Цифровлы белем;
- Бизнес һәм кадрлар.
«Бүген кеше капиталы иң мөһим. Сәләтле хезмәткәрләрне табу һәм саклау беренче планга чыга. Татарстан Хөкүмәте кадрлар сәясәтенә зур игътибар итә. EDU Russia форумына чакырабыз! Форумда 5 илдән 3000 кеше җыелачак», – дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белдерә.
Спикерлар арасында ISKU компаниясе директоры Элиза Тарвайнен, eduScrum нигез салучы Вилли Вийнандс, Сбербанкның SMM & Media Hub башлыгы Валентин Васин, «Антропоника мәктәбе» директоры Мария Миркес, бизнес-тренер Наталья Гульчевская, Mail.RU Group мәгариф проектлары җитәкчесе Оксана Озерная һ.б.
Катнашу түләүсез! Регистрация www.eduforumkazan.ru