Инвестицион проектлар

Сезнең стартыгыз өчен әзер инвестицион тәкъдимнәр

Инвесторларны проектларны тормышка ашыруда катнашырга чакырабыз.

Фильтр
  • Колонналы-ригельле системалар һәм керамзит блоклар җитештерү заводы төзү

    Колонналы-ригельле системалар һәм керамзит блоклар җитештерү заводы төзү

    Өлкә: Төзелеш
    Статус: Тормышка ашырыла

    Инвестиция проекты кысаларында колонналы-ригельле системалар, керамзит блоклар, һәм аларны эшләп чыгаруда кулланыла торган бетон һәм арматура җитештерү заводы төзү планлаштырыла. Заводта эшләнгән продукция торак һәм җитештерү биналары төзелешендә кулланыла. Ул эчке пространствоның мөмкин кадәр иркенлеген һәм үзгәртеп кору вакытында сыгылмалылыкны тәэмин итә.

    Җиһазларны китерәчәк ширкәт сайланган һәм бу хакта килешү төзелгән (җиһазлар белән «Төзелеш технологияләре һәм машиналары» ҖЧҖ тәэмин итәчәк). Чимал һәм материаллар белән тәэмин итүчеләр ачыкланган.

    Эш урыннары: 55

    Проектның гомуми бюджеты: 233,4 млн сум.
    Таләп ителгән кертем күләме: 186 млн сум.

    Урнашу урыны: «Коламбия» сәнәгать паркы территориясе, адресы: Казан шәһәре, Южно-Промышленная ур.

    Чыгымы каплану вакыты: 4,5 ел
  • Йөк автомобильләре һәм җиңел автомобильләр өчен тәгәрмәчләр җитештерүне җайга салу һәм яңарту

    Йөк автомобильләре һәм җиңел автомобильләр өчен тәгәрмәчләр җитештерүне җайга салу һәм яңарту

    Өлкә: Сәнәгать
    Статус: Тормышка ашырыла

    Кулланыштагы җиһазларны киңкүләмдә яңарту эше алып барыла, өр яңа, югары җитештерүчәнлеккә ия куәтләр барлыкка килә, тәгәрмәчләр ясауның алдынгы, заманча технологияләре кертелә. Инвестиция проектының төп максатлары:

    • Россия территориясендә урнашкан Ford, VW, Renault/Nissan компанияләренең җыю конвейерларына җибәрү өчен, җиңел автомобиль тәгәрмәчләре җитештерә торган яңа куәтләр булдыру хисабына, эшләп чыгарыла торган продукциянең күләмен арттыру һәм номенклатурасын киңәйтү;
    • Volvo, MAN, Scania, DAIMLER, IVECO компанияләренең җыю конвейерлары өчен тәгаенләнгән, "көмеш" төсенә буялган тәгәрмәчләр җитештерү хисабына эшләп чыгарыла торган продукциянең күләмен арттыру һәм номенклатурасын киңәйтү;
    • эшләп чыгарыла торган продукциянең сыйфатын яхшырту.

    Проектны гамәлгә ашыруның беренче этабында катафорез ысулы белән буяу линиясе кулланылышка кертелде: анафорез ысулы белән грунтлауның иске линиясе сүтелде, Eisenmann фирмасының катафорез ысулы белән буяу линиясе сатып алынды һәм көйләнде, минераллардан арындырылган су циркуляциясе өчен җайланма сатып алынды һәм урнаштырылды.

    Икенче этапта тәгәрмәчләрне соңгы кат буяу урыны булдыру эшләре төгәлләнә: Eisenmann фирмасының җитештерү линиясе сатып алынган, соңгы кат буяу урыны булдырылган, тәгәрмәчләрне линиягә төяп тору өчен KUKA (Германия) роботы көйләнгән, тәгәрмәчләрне буяу өчен, Wagner (Германия) фирмасының сиптергеч башлыклары куелган 6 данә Fanuс (Япония) фирмасы роботы монтажланган, Blume (Германия) фирмасының тартып китерә торган рольганглары урнаштырылган, тәгәрмәчләрне күтәреп алу һәм тезү җайланмалары эшләнгән, этеп йөртелә торган элмә конвейерлар системасы яңартылган.

    Эш урыннары: 116

    Проектның гомуми бюджеты: 3,888 млрд сум.
    Таләп ителгән кертем күләме: 1,201976 млрд сум.

    Урнашу урыны: Зәй шәһәре, Татарстан, Тольятти шәһәре, Самара өлкәсе

    Оешма: «Мефро Уилз Руссиа» ҖЧҖ

  • Канализация чистарту корылмаларында ләм утырмаларын эшкәртү комплексы төзү

    Канализация чистарту корылмаларында ләм утырмаларын эшкәртү комплексы төзү

    Өлкә: Сәнәгать
    Статус: Тормышка ашырыла

    Проектның максаты — "Чаллыводоканал«ның ләм утырмаларын пиролиз ярдәмендә эшкәртеп, әйләнә-тирә мохитнең кабат пычрануын булдырмый торган, кулланырга яраклы продуктлар эшләү. Эшкәртү комплексының җитештерүчәнлеге — елына 30 000 тонна ләм утырмалары. Бу исә Яр Чаллы шәһәренең «ЧАЛЛЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖендәге чистарту корылмаларында барлыкка килеп торган калдыкларның еллык күләменең 100 % ын тәшкил итә. Эшкәртү продуктлары — елга 3240 тонна күләмендә активлаштырылган күмер һәм 3000 тонна күләмендә биоягулык. Хәзерге вакытта Россия Федерациясе бер елга 25 мең тонна активлаштырылган күмер кертә.

    Эш урыннары: 30

    Проектның гомуми бюджеты: 596 млн сум.
    Таләп ителгән кертем күләме: 473,35 млн сум.

    Урнашу урыны: Яр Чаллы шәһәре

    Чыгымы каплану вакыты: 3,41 ел
  • Татарстан Республикасының «Алабуга» МИЗ территориясендә елына 1,5 млн берәмлек аккумулятор батареяләре җитештерү (1 нче этап)

    Татарстан Республикасының «Алабуга» МИЗ территориясендә елына 1,5 млн берәмлек аккумулятор батареяләре җитештерү (1 нче этап)

    Өлкә: Сәнәгать
    Статус: Планлаштырыла

    Проектның максаты автомобильләр өчен аккумулятор батареяләрен елына 1,5 млн данәлек әзер продукция чыгарырга сәләтле югары керемле җитештерүне оештырудан гыйбарәт. Проектны тормышка ашыру барышында предприятие планлаштыра:

    • яңа җитештерү мәйданнарын төзергә һәм яңа җитештерү җиһазлары сатып алырга;
    • югары җитештерүчәнлеккә ия эш урыннары булдырырга, проектны гамәлгә ашырганда уртача айлык хезмәт хакы 35 000 тирәсе булган 331 кеше мәшгуль булачак;
    • республика базарының 40 % күләмендә һәм Россия базарының 7 % күләмендә импортны алыштырырга;
    • продукцияне чит дәүләтләр базарына чыгарырга.

    Эш урыннары: 331

    Проектның гомуми бюджеты: 1, 151 млрд сум.
    Таләп ителгән кертем күләме: 805,7 млн сум.

    Урнашу урыны: «Алабуга» МИЗ
    Мәйданы: 10 га

    Чыгымы каплану вакыты: 5,2 ел

    Оешма: «Барс Технолоджи» ҖЧҖ

  • Перспективалы җәйге, көзге һәм кышкы алма сортлары үсентеләреннән алмагач бакчасы утырту.

    Перспективалы җәйге, көзге һәм кышкы алма сортлары үсентеләреннән алмагач бакчасы утырту.

    Өлкә: Авыл хуҗалыгы
    Статус: Планлаштырыла

    Эш урыннары: 5 кеше/га

    Проектның гомуми бюджеты: Проектны тормышка ашыру өчен 384,6 млн сум
    Таләп ителгән кертем күләме: инвестор акчалары — 100 %

    Урнашу урыны: ӘЛМӘТ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
    Мәйданы: 230 га

    Энергия чыганакларына ихтыяҗы: ачык сулык. Таләп ителгән техник шартларга туры килерлек мәйданнар бар.

    Җитештерү куәте: уңышны икенче елдан җыя башлау планлаштырыла — 10 т/га, бишенче елда җыелачак уңыш — 50 т/га. Икенче елда гомуми керем — 68,7 млн сум, 6 нчы елда гомуми керем — 310,5 млн сум. Продукциянең сатылуы гарантияләнгән.

    Чыгымы каплану вакыты: 6 ел (бакчадан файдалану вакыты — 15 ел).

Безнең белән элемтәгә керегез

Позвольте нам помочь вам выбрать потенциальную площадку для вашего инвестиционного проекта.

Кирилл Виноградов
Кирилл Виноградов

Начальник отдела поддержки и сопровождения инвестиционных проектов
Kirill.Vinogradov@tatar.ru

Яки безгә үзегезнең контактларыгызны калдырыгыз, һәм без сезнең белән иң якын вакытта элемтәгә керербез.

Агентлык белән элемтәгә керергә
©2003—2015 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты. Материалларны тулы яки өлешчә куллану очрагында сылтама мәҗбүри Золотой сайта
Киләсе бүлек Развитая инфраструктура

Спасибо!

Ваши данные отпраленны ответственному сотруднику мы свяжемся с вами в течение 24 часов