Инвестицион проектлар

Сезнең стартыгыз өчен әзер инвестицион тәкъдимнәр

Инвесторларны проектларны тормышка ашыруда катнашырга чакырабыз.

Фильтр
  • Оптоэлектроника өчен синтетик зәңгәр якут җитештерү һәм  «Аеруча чиста алюминий оксиды җитештерү заводы» өстәмә проекты

    Оптоэлектроника өчен синтетик зәңгәр якут җитештерү һәм «Аеруча чиста алюминий оксиды җитештерү заводы» өстәмә проекты

    Өлкә: Сәнәгать
    Статус: Тормышка ашырыла

    Бу — электроника, оптоэлектроника, химия, авиация, сәгать һәм башка сәнәгать тармаклары өчен синтетик зәңгәр якут үстерү өлкәсендә алдынгы фәнни казанышлар һәм югары технологияләрне куллана торган алдынгы вертикаль интеграцияле җитештерү. Проектны гамәлгә ашырганда планлаштырыла:

    • алдынгы югары технологияле продукция җитештерүне үзләштерү;
    • Яр Чаллы моношәһәре икътисадын диверсификацияләү;
    • эш урыннары булдыру (барлык хезмәткәрләр саны 233 кеше булачак);
    • барлык дәрәҗәдәге бюджетка салым керемен арттыру (10 елга 2.083 млрд сум тәшкил итәчәк)

    Сатып алучылар белән килешүләр төзелгән, әлеге килешүләр җитештерелгән әзер продукциянең сатылуын тәэмин итә (I этап: 50 үстерү җайланмасы). Продукциянең сынау партиясе сыйфаты турында сатып алучылардан уңай бәяләмәләр алынган. 2013 елның 4 нче кварталында Apple өчен синтетик зәңгәр якутның тәүге партиясе озатылган (iPhone: фотокамера линзаларының саклагыч пыялалары һәм Home Button төймәләре).

    Эш урыннары: 233

    Проектның гомуми бюджеты: 4,95405 млрд сум.
    Таләп ителгән кертем күләме: 3,95951 млрд сум.

    Урнашу урыны: Яр Чаллы шәһәре

    Чыгымы каплану вакыты: 10,4 ел

    Оешма: «Кама Кристалл Технолоджи» ҖЧҖ

  • «Казан йорт төзелеше комбинаты» ҖЧҖ йорт төзелеше комбинатында җитештерүне яңарту

    «Казан йорт төзелеше комбинаты» ҖЧҖ йорт төзелеше комбинатында җитештерүне яңарту

    Өлкә: Сәнәгать
    Статус: Тормышка ашырыла

    Заводны яңарту эше проектын гамәлгә ашыру 2012 елда «АкБарс Девелопмент» компанияләр төркеме тарафыннан башланды һәм ул заводны югары технологияле җиһазлар белән яңадан җиһазландыруны күз уңында тота. Бу исә тимер-бетон эшләнмәләр җитештерүнең, торак төзелешенең үзкыйммәтен киметергә ярдәм итә, димәк, Татарстан халкының торак сатып алу мөмкинлеген арттыра.

    Эш урыннары: 262

    Проектның гомуми бюджеты: 1,764 млрд сум.
    Таләп ителгән кертем күләме: 1,308 млрд сум.

    Урнашу урыны: Казан

    Чыгымы каплану вакыты: 6,4 ел

    Оешма: «Казан йорт төзелеше комбинаты» ҖЧҖ
  • Нык ялтыравыклы панельләр җитештерү

    Нык ялтыравыклы панельләр җитештерү

    Өлкә: Төзелеш
    Статус: Тормышка ашырыла

    Проектның максаты — барлык төр йорт җиһазлары, эчке һәм тышкы ишекләр ясауда кулланыла торган ялтыравыклы һәм тонык дизайн-панельләр җитештереп, чит ил панель җитештерүчеләрен кысрыклау хисабына Россия Федерациясенең эчке базарында предприятиенең тоткан урынын киңәйтү, продукцияне чит дәүләтләргә чыгару. Проектны тормышка ашыру барышында Предприятие планлаштыра:

    • нык ялтыравыклы панельләр эшләп чыгару линиясе өчен яңа җитештерү җиһазлары сатып алырга;
    • җитештерү куәтләрен елына 417 275 берәмлек продукция чыгарырлык дәрәҗәдә арттырырга, өстәмә эш урыннары булдырырга;
    • хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга;
    • сыйфат һәм куллану үзенчәлекләре ягыннан дөньякүләм танылган җитештерүчеләр продукциясеннән калышмаган нык ялтыравыклы ALBICO панельләрен ясарга һәм серияле масштабта чыгара башларга;
    • продукцияне чит дәүләтләр базарына чыгарырга.

    2013 елның 4 нче кварталында предприятие Hot Coating («кайнар тышлау») технологиясе буенча «Нык ялтыравыклы панельләр җитештерү» инвестиция проектын тормышка ашыра башлады. Инвестиция проекты кысаларында беренче этапта МДФ панельләр өчен нык ялтыравык өслекне даими басма формаларын кулланмыйча бастырып чыгару (1 сменада 2 мең панель эшләнгән) линиясе кулланылышка тапшырылган. Бу линия өчен җиһазлар BARBERAN S. A. (Испания) һәм Durst Industrial Inkjet Application GmbH (Австрия) компанияләреннән сатып алынган. Бүгенге көндә панельләрне бизәү-эшкәртү җиһазлары Россиядә юк. Инвестиция проектының беренче этабы төгәлләнгән. Проектны гамәлгә ашыруның икенче этабы буларак 2014 елда шундый ук икенче линия кулланылышка тапшырылган. Hot Coating («кайнар тышлау») технологиясен Россиядә «АЙРОН» ҖЧҖ генә куллана, бу исә аны ялтыравыклы панельләр җитештерү тармагында әйдәп баручыларның берсе итә.

    Эш урыннары: 30

    Проектның гомуми бюджеты: 434 852 мең сум.
    Таләп ителгән кертем күләме: 242 167 мең сум.

    Урнашу урыны: Бөгелмә районының Ключи ав., Озерная ур., 6 нчы йорт.
    Мәйданы: 67 000 м²

    Чыгымы каплану вакыты: 6 ел

    Оешма: «АIRON» сәүдә-җитештерү компаниясе

  • Гипс ташын эшкәртү һәм гипс нигезендә төзелеш материаллары җитештерү

    Гипс ташын эшкәртү һәм гипс нигезендә төзелеш материаллары җитештерү

    Өлкә: Сәнәгать
    Статус: Тормышка ашырыла

    Проектның төп максаты — гипс чыгару һәм аны эшкәртеп, түбәндәге төрдәге продукцияләрне эшләп чыгаруны оештыру: коры төзелеш катнашмалары, төрле зурлыктагы һәм типтагы гипслы катыргылар, уемлы-киртекле плиталар, һәм аларны Татарстан Республикасы, Россия, БДБ дәүләтләре һәм чит илләрнең төзелеш материаллары базарында сату.
    2014 елдан предприятие Татарстан Республикасының Кама Тамагы районындагы Сөки ятмасыннан чыгарыла торган гипс ташын эшкәртү һәм гипс нигезендә төзелеш материаллары җитештерү проектын актив рәвештә тормышка ашыра.

    Эш урыннары: 386

    Проектның гомуми бюджеты: 4,9979 млрд сум.
    Таләп ителгән кертем күләме: 2,627 млрд сум.

    Урнашу урыны: Кама Тамагы районы, Сөки ятмасы
    Мәйданы: 13 га

    Оешма: «Фоника Гипс» ҖЧҖ
  • «Кама аланы» индустриаль паркында полимерлар җитештерү һәм эшкәртү  сәнәгый комплексын яңарту

    «Кама аланы» индустриаль паркында полимерлар җитештерү һәм эшкәртү сәнәгый комплексын яңарту

    Өлкә: Сәнәгать
    Статус: Тормышка ашырыла

    «Кама аланы» индустриаль паркы дәүләт һәм шәхси инвестор партнерлыгы нигезендә оештырылган. Оештыру максаты:

    • Татарстан Республикасында чыгарыла торган полимерларны эшкәртү;
    • заманча, икътисади яктан нәтиҗәле җитештерү урыны булдыру;
    • салым түләүләренең артуы хисабына төбәкнең дотацияле бюджет системасын ныгыту;
    • яңа эш урыннары булдыру һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү юлы белән социаль мәсьәләләрне хәл итү;
    • төбәкнең социаль-икътисади үсешен тизләтү;
    • төбәктә инвестицияләр өчен шартларны яхшырту.

    2009 елның 4 нче кварталында җитештерү башланды. 2013 елның 1 нче кварталында стретч-пленка һәм полипропилен СРР пленка эшләп чыгара торган универсаль линия сафка басты. Ике заманча җитештерү корпусы төзелде, аларга коммуникацияләр үткәрелде. 2015 елның 2 нче кварталында стретч-пленка җитештерә торган, елына 40 мең тонна продукция чыгарырга сәләтле 4 нче һәм 5 нче линияләр эшли башлады. Хәзерге вакытта «Кама аланы» индустриаль паркында 3 җитештерү цехы эшли: төрле төрдәге стретч-пленка җитештерү; бик нык полипропилен мультифиламент җепләр җитештерү; текстуризацияләнгән полипропилен мультифиламент җепләр җитештерү.

    Эш урыннары: 129

    Проектның гомуми бюджеты: 1,135 млрд сум.
    Таләп ителгән кертем күләме: 845 млн сум.

    Урнашу урыны: Түбән Кама районы, Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсе
    Мәйданы: 230 га

    Оешма: «Кама Аланы индустриаль паркы» Идарә компаниясе» ҖЧҖ

Безнең белән элемтәгә керегез

Позвольте нам помочь вам выбрать потенциальную площадку для вашего инвестиционного проекта.

Кирилл Виноградов
Кирилл Виноградов

Начальник отдела поддержки и сопровождения инвестиционных проектов
Kirill.Vinogradov@tatar.ru

Яки безгә үзегезнең контактларыгызны калдырыгыз, һәм без сезнең белән иң якын вакытта элемтәгә керербез.

Агентлык белән элемтәгә керергә
©2003—2015 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты. Материалларны тулы яки өлешчә куллану очрагында сылтама мәҗбүри Золотой сайта
Киләсе бүлек Развитая инфраструктура

Спасибо!

Ваши данные отпраленны ответственному сотруднику мы свяжемся с вами в течение 24 часов