Инвестицион проектлар

Сезнең стартыгыз өчен әзер инвестицион тәкъдимнәр

Инвесторларны проектларны тормышка ашыруда катнашырга чакырабыз.

Фильтр
  • Сыгылмалы полимер аслыкта органик буягычларның нанозурлыктагы кристаллары нигезендә оптик-электрон әверелдергечләр

    Сыгылмалы полимер аслыкта органик буягычларның нанозурлыктагы кристаллары нигезендә оптик-электрон әверелдергечләр

    Өлкә: Төзелеш
    Статус: Тормышка ашырыла

    Органик оптик-электрон әверелдергечләр — хәзерге вакытта наноиндустриянең иң тиз үсүче тармагы. Кристаллик кремний нигезендәге кире бәйләнешле корылмасы булган каты җисемле ярымүткәргечле приборлар (ПСЗ-матрицалар) нигезендә ясалган, сурәт алу өчен кулланыла торган классик оптик-электрон әверелдергечләр хәзерге вакытта әверелдергечләрнең ешлык һәм төгәллек дәрәҗәсен арттыруны тәэмин итмиләр, сигнал/тавыш нисбәтендә күрсәткечләре югары түгел, әверелдергечләр матрицасының зурлыгын аз чыгымнар белән үзгәртү мөмкинлеген бирмиләр. Органик фотоника ешлык һәм төгәллекнең югары күрсәткечләрен булдырырга, оптик-электрон әверелдергечләр матрицасының актив өслеген сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирә. Россиянең берничә институтында һәм югары уку йортында бу өлкәдә тикшеренүләр алып барыла, ләкин бу эшләр фәнни-тикшеренүләр стадиясеннән ары китми. Илебездә органик фотоника юнәлешенең хәзерге үсеш этабының төп бурычы — фәнни-тикшеренү, сынау-конструкторлык һәм технологик эшләр (НИОКТР) баскычына күчү, органик оптик-электрон әверелдергечләрне чынбарлыкка бик нык якын шартларда тикшерү һәм сынап карау максатыннан, әлеге прибор үрнәкләрен эшләп чыгару өчен җитештерү урыны булдыру.

    Һәр ел өчен кирәкле финанс кертемнәренең якынча күләме, мең сумнарда:

    2016 ел — 300 000
    2017 ел — 400 000
    2018 ел — 200 000
    2019 ел — 100 000

    Энергия чыганакларына ихтыяҗы: электр энергиясе, җылылык, су, газ. Таләп ителгән техник шартларга туры килерлек мәйданнар бар.

    Көтелгән нәтиҗәләр, җитештереләчәк продукция, натуралата һәм акчалата планлаштырылган күләм:
    2020 ел — 300 000 мең сум
    2021 ел — 600 000 мең сум
    2022 ел — 1 200 000 мең сум
    2023 ел — 1 800 000 мең сум
    2024 ел — 2 000 000 мең сум
    2025 ел — 2 500 000 мең сум

    Оешма: «Тасма» ФҖП" ҖЧҖ
  • Үрмә конструкцияле югары басым шланглары җитештерүне оештыру

    Үрмә конструкцияле югары басым шланглары җитештерүне оештыру

    Өлкә: Сәнәгать
    Статус: Планлаштырыла

    Диаметрлары 38 мм дан 180 мм га кадәр, озынлыгы 60 м.
    Бу проектны тормышка ашыру РФ һәм БДБ илләрендә нефть-газ сәнәгате предприятиеләре куллана торган продукция җитештерүне җайга салырга мөмкинлек бирәчәк.

    Эш урыннары: 25

    Проектның гомуми бюджеты: 158 млн сум.
    Таләп ителгән кертем күләме: 142,2 млн сум.

    Урнашу урыны: «КВАРТ» АҖнең 206 нчы җитештерү цехы
    Энергия чыганакларына ихтыяҗы: электр, су, пар белән тәэмин итү челтәренә тоташтырылган.

    Фаразланган җитештерү күләме: 120 млн сум/ел
    Чыгымы каплану вакыты: 5 ел
    Проектның керемлелеге: 32 млн сум/ел яки 27 %
  • Басымлы-суырмалы шланглар җитештерүне оештыру

    Басымлы-суырмалы шланглар җитештерүне оештыру

    Өлкә: Сәнәгать
    Статус: Планлаштырыла

    Проект нигезендә хәзерге җитештерүне яңарту күздә тотыла. Бу исә куәтләрне арттырырга, ассортиментны киңәйтергә һәм чыгарыла торган продукциянең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

    Эш урыннары: 24

    Проектның гомуми бюджеты: 82 млн сум.
    Таләп ителгән кертем күләме: 78 млн сум.

    Урнашу урыны: «КВАРТ» АҖнең җитештерү цехы

    Энергия чыганакларына ихтыяҗы: электр, су, пар белән тәэмин итү челтәренә тоташтырылган.

    Фаразланган җитештерү күләме: 200 млн сум/ел
    Чыгымы каплану вакыты: 4 ел

    Оешма: «КВАРТ» Кама-Идел резина техникасы акционерлар җәмгыяте" акционерлар җәмгыяте:  «КВАРТ» Кама-Идел резина техникасы акционерлар җәмгыяте» акционерлар җәмгыяте
  • Экспортка һәм импортны алыштыруга йөз тоткан азык-төлекне төрү өчен,  югары саклагыч үзлеккә ия инновацион материаллар җитештерү

    Экспортка һәм импортны алыштыруга йөз тоткан азык-төлекне төрү өчен, югары саклагыч үзлеккә ия инновацион материаллар җитештерү

    Өлкә: Сәнәгать
    Статус: Тормышка ашырыла

    Проектның максаты — Россиядә тиңдәше булмаган, экспортка һәм импортны алмаштыруга йөз тоткан азык-төлекне төрү өчен, биологик таркала торган компонентлар кулланып, инновацион композит пленка материаллар җитештерүне җайга салу.

    2019 елда эшләп чыгару күләмен 21 мең тоннага һәм продукция сатудан кергән акча күләмен 4,2 млрд сумга җиткерү.

    Инвестиция кертемнәренең якынча суммасы: 1 797 445,7 мең сум.

    5 елда сату күләме: 90 228 мең тонна
    Өстәлгән бәя салымы белән бергә хисапланган акча кереме, 5 ел өчен: 20 533 364 мең тонна

    Оешма: «ДАНАФЛЕКС-НАНО» ҖЧҖ
  • Заман таләпләренә туры килгән шәхси саклану чаралары җитештерүне җайга салу

    Заман таләпләренә туры килгән шәхси саклану чаралары җитештерүне җайга салу

    Өлкә: Сәнәгать
    Статус: Тормышка ашырыла

    Эш урыннары: 150

    Проектның гомуми бюджеты: 132 000 000 сум.
    Таләп ителгән кертем күләме: Инвестор акчалары — 100 %

    Урнашу урыны: Казан
    Мәйданы: 2 450 м²

    Фаразланган җитештерү күләме: 15 000 000 сум/ел
    Чыгымы каплану вакыты: 7 ел
    Проектның керемлелеге: 100 %

    Оешма: «КазХимНИИ» ААҖ


Безнең белән элемтәгә керегез

Сезнең инвестицион проект өчен мөмкин булган мәйданчыкны сайларга ярдәм итәргә рөхсәт итегез.

Инсаф Галиев
Инсаф Галиев

Агентлык җитәкчесенең беренче урынбасары
Insaf.Galiev@tatar.ru

Яки безгә үзегезнең контактларыгызны калдырыгыз, һәм без сезнең белән иң якын вакытта элемтәгә керербез.

Агентлык белән элемтәгә керергә
©2003—2015 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты. Материалларны тулы яки өлешчә куллану очрагында сылтама мәҗбүри Золотой сайта
Киләсе бүлек Развитая инфраструктура

Спасибо!

Ваши данные отпраленны ответственному сотруднику мы свяжемся с вами в течение 24 часов