Инвестицион проектлар

Сезнең стартыгыз өчен әзер инвестицион тәкъдимнәр

Инвесторларны проектларны тормышка ашыруда катнашырга чакырабыз.

Фильтр
  • «Казан керамзит заводы» ҖЧҖ компаниясенең керамзит заводын төзү

    «Казан керамзит заводы» ҖЧҖ компаниясенең керамзит заводын төзү

    Өлкә: Сәнәгать
    Статус: Планлаштырыла

    Проектның максатлары һәм мөмкинлекләре:

    • Экологик чиста продукт.
    • Заманча чит ил технологияләрен куллану.
    • Яңа эш урыннары булдыру.
    • Авыл җирлегенең инфраструктурасын үстерү.
    • Районны төзелеш материаллары белән тәэмин итү.

    Проектның гомуми бюджеты: 35 млн сум
    Таләп ителгән кертем күләме: Шәхси акчалар — 100 %

    Расположение: Зеленодольский район, Нурлатское с. п.

    Чыгымы каплану вакыты: 5-6 ел

    Оешма: «Казан керамзит гравий заводы» ҖЧҖ

    Тәкъдим ителгән эшләрне тормышка ашыру вакыты — 2015-2016 еллар.

  • «Базис» ҖЧҖнең битумлы юл өстәмәләре җитештерү заводын төзү

    «Базис» ҖЧҖнең битумлы юл өстәмәләре җитештерү заводын төзү

    Өлкә: Сәнәгать
    Статус: Планлаштырыла

    Проектның максаты — өстәмә эш урыннары булдыру. Алдынгы химия технологияләре кулланып, экологик чиста һәм сыйфатлы җитештерү.

    Эш урыннары: 331

    Проектның гомуми бюджеты: 25 млн сум.

    Оешма: Яшел Үзән районы, Новопольский авыл җирлеге, элекке ПВО базасы, «Союз» Казан ТКБ янәшәсендә

    Тәкъдим ителгән эшләрне тормышка ашыру вакыты — 2015-2016 еллар.
  • Түбән Кама шәһәрендә «Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводы комплексы» тирәнтен эшкәртү комплексын төзү (1.3-1.5. этабы)

    Түбән Кама шәһәрендә «Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводы комплексы» тирәнтен эшкәртү комплексын төзү (1.3-1.5. этабы)

    Өлкә: Сәнәгать
    Статус: Тормышка ашырыла

    Проект ТР территориясендә чыгарыла торган, составында күкерт күп булган авыр карбон нефтен эшкәртүгә юнәлдерелгән. Проектның төп максатлары::

    • дөнья сыйфат стандартлары һәм экология таләпләренә туры килә торган югары сыйфатлы мотор майлары һәм нефть химиясе продуктларының күп төрләрен җитештерү белән бергә составында күкерт күп булган нефть чималын нефть химиясе схемасы буенча икътисади яктан нәтиҗәле эшкәртү тирәнлеген оештыру;
    • Россиянең 2030 елга кадәрге Энергетик стратегиясе курсына ярашлы рәвештә, эшкәртелмәгән нефть экспортын өстәмә бәясе югары булган югары сыйфатлы нефть продуктлары экспортына алыштыру;
    • Россия нефть продуктлары базарының көндәшлек сәләтен арттыру;
    • Комплексны төзү һәм эксплуатацияләү барышында яңа эш урыннары булдыру.

    Проект 2013 елдан гамәлгә ашырыла һәм Гидрочистарту комплексы, Акрынайтылган кокслаштыру җайланмасы, Ароматика комплексы объектларын төзүне, изомерлаштыру, каталитик крекинг җайланмаларын урнаштыруны, гомумзавод хуҗалыгы корылмаларын төзүне күздә тота. 2015 елның 1 июленә проект төзелеш стадиясендә. Проект буенча эшләр бара, җиһазлар җитештерү өчен заказлар бирелгән. Төзелеш һәм монтажлау эшләре бара. Фараз ителгән төгәлләү вакыты — 2017-2020 еллар (Төзелеш этапларына бәйле рәвештә)

    Эш урыннары: 2 766

    Проектның гомуми бюджеты: 116 518 млн сум (өстәмә бәя салымы белән); 98 744 млн сум (өстәмә бәя салымыннан тыш)
    Проектка планлаштырылган инвестиция кертемнәре: 69 942 млн сум.

    Урнашу урыны: Түбән Кама шәһәре

    Чыгымы каплану вакыты: 5,6 ел

    Оешма: «Татнефть» ААҖнең төзелеш проектларын гамәлгә ашыру идарәсе

  • Ашалчы аеруча үзле нефть (СВН-1600) ятмаларын үзләштерү

    Ашалчы аеруча үзле нефть (СВН-1600) ятмаларын үзләштерү

    Өлкә: Сәнәгать
    Статус: Тормышка ашырыла

    Проектның төп максатлары:

    • Компаниянең чыганак базасын киңәйтү;
    • битуминоз нефть чыгару технологияләрен камилләштерү;
    • җир астыннан чыгарыла торган чимал активлары резервын үстерүнең өстәмә мөмкинлекләре;
    • Компаниянең көндәшлек сәләтен арттыру;
    • яңа эш урыннары булдыру.

    Проект 2006 елдан тормышка ашырыла. Киңәйтү проекты 2014 елдан гамәлдә. 2015 елның 1 июленә проект төзелеш һәм эксплуатацияләү стадиясендә. Бәяләү һәм эксплуатацияләү өчен бораулау эшләре бара. Фараз ителгән төгәлләү вакыты — 2017 ел.

    Эш урыннары: 342

    Проектның гомуми бюджеты: 60 993 млн сум (өстәмә бәя салымыннан тыш)
    Таләп ителгән кертем күләме: 46 124 млн сум.

    Урнашу урыны: Әлмәт районы, Норлат районы

    Чыгымы каплану вакыты: 4,2 ел

    Оешма: «Татнефть» ААҖнең төзелеш проектларын гамәлгә ашыру идарәсе

  • Турбулентлыкка каршы тору өстәмәсе һәм углеводород катнашмалары өчен кулланыла торган коррозия ингибиторы үзлегенә ия комплекслы тәэсир итә торган реагентны нефть химиясе нигезендә җитештерү

    Турбулентлыкка каршы тору өстәмәсе һәм углеводород катнашмалары өчен кулланыла торган коррозия ингибиторы үзлегенә ия комплекслы тәэсир итә торган реагентны нефть химиясе нигезендә җитештерү

    Өлкә: Сәнәгать
    Статус: Планлаштырыла

    Инвестиция проекты кысаларында углеводород катнашмаларын ташу өчен кулланыла торган, турбулентлыкка каршы тору өстәмәсе һәм коррозия ингибиторы үзлегенә ия югары технологик продукт җитештерү тәкъдим ителә. Проектның максаты — компания үзе уйлап тапкан бердәнбер полимерлар нигезендә коррозияне акрынайту үзлегенә ия һәм комплекслы тәэсир итә торган турбулентлыкка каршы тору өстәмәсен нефть химиясе нигезендә импортны алыштырырлык, көндәшлеккә сәләтле итеп җитештерүне җайга салу. Турбулентлыкка каршы тору өстәмәсен җитештерүнең проектланган куәте елына 10 000 тонна тәшкил итәчәк. Акчалата хисаплаганда, 4 млрд сум. Бу продукт нефть һәм газ сәнәгатенең торбаүткәргеч челтәрендә кулланыла.

    Тәкъдим ителгән комплекслы тәэсирле реагентны куллану түбәндәге мәсьәләләрне хәл иткәндә максатка ярашлы була ала:

    • өстәмә нефть кудыру станцияләре төземичә генә, кулланыштагы магистраль торбаүткәргечләрнең уздыру сәләтен арттыру;
    • магистраль нефтьүткәргечләрнең элекке нәтиҗәлелеген саклаган хәлдә энергия сарыф итү дәрәҗәсен киметү;
    • магистраль нефтьүткәргечләрнең нәтиҗәлелеген саклаган хәлдә, гамәлдәге басымны киметү хисабына магистраль нефтьүткәргечләрнең линия өлешендәге һәм нефть кудыру станцияләренең технологик җиһазларындагы йөкләнешне киметү, һәм нәтиҗәдә, эксплуатациянең ышанычлылыгын арттыру;
    • кудыру процессын туктатмыйча гына төзекләндерү эшләре уздыру өчен, кудыруның элекке нәтиҗәлелеген саклап калган хәлдә, торбаларның аерым секцияләрендә басымны киметү.

    Инвестиция проектын тормышка ашыру үзкыйммәтне киметү һәм кулланылган компонентларның тиңдәшсез үзлекләре хисабына чит илдән булган көндәшләрне Россия Федерациясе базарыннан кысрыклап чыгарырга һәм чит ил сатучыларына бәйлелектән котылырга мөмкинлек бирәчәк. Уздырылган маркетинг тикшеренүләре нигезендә турбулентлыкка каршы өстәмәләр базары үсеш алачак: Турбулентлыкка каршы өстәмәләрне куллану күләме югары темпта үсәчәк — елына якынча 30-40 %, һәм шундый ук темпта үсешен дәвам итәчәк. Акчалата кыйммәтен хисаплаганда, РФдә турбулентлыкка каршы өстәмәләр базарының күләме 2014 елдагы 1,5 млрд сумнан 2018 елга 3,5-4 млрд сумга кадәр артачак.

    Эш урыннары: 50

    Проектның гомуми бюджеты: 1,950 млрд сум.
    Таләп ителгән кертем күләме: 1,560 млрд сум.
    Фаразланган җитештерү күләме: 4 млрд сум/ел

    Урнашу урыны: Әлмәт районы, «Туктар» район үзәге / «Алабуга» МИЗ, Алабуга шәһәре

    Чыгымы каплану вакыты: 4,15 ел

    Оешма: «МИРРИКО КАЗАН» ҖЧҖ

Безнең белән элемтәгә керегез

Позвольте нам помочь вам выбрать потенциальную площадку для вашего инвестиционного проекта.

Кирилл Виноградов
Кирилл Виноградов

Начальник отдела поддержки и сопровождения инвестиционных проектов
Kirill.Vinogradov@tatar.ru

Яки безгә үзегезнең контактларыгызны калдырыгыз, һәм без сезнең белән иң якын вакытта элемтәгә керербез.

Агентлык белән элемтәгә керергә
©2003—2015 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты. Материалларны тулы яки өлешчә куллану очрагында сылтама мәҗбүри Золотой сайта
Киләсе бүлек Развитая инфраструктура

Спасибо!

Ваши данные отпраленны ответственному сотруднику мы свяжемся с вами в течение 24 часов