Инвестицион инфраструктура

Инвестицион үсеш агентлыгына мөрәҗәгать итеп, сез бөтен хезмәтләрне «бер тәрәзә» технологиясе буенча аласыз

Татарстан Республикасында бик яхшы инвестицион инфраструктура ясалган.

Приоритетлы өлкәләр:

  • химия и нефть химиясе сәнәгате;
  • машина төзү һәм металл эшкәртү;
  • информацион технологияләр һәм телекоммуникацияләр;
  • агросәнәгать комплексы;
  • төзелеш;
  • медицина һәм фармацевтика;
  • хезмәт күрсәтү һәм туризм;
  • фәнни өйрәнүләр.

Шул ук вакытта Татарстан респбликасында сәнәгатнең төрле башка өлкәләрендә проектлар тормышка ашырыла, һәм һәрчак һәм инвесторга шәхси мөнәсәбәт тәкъдимителә.

Инвестицион инфраструктурага керә:

  • махсус икътисад зоналары, технопарклар, сәнәгать парклары, сәнәгать мәйданчыклары;
  • инвесторлар өчен льготалар һәм преференцияләр;
  • инвесторларга карата идарә һәм дәүләт булышлыгы.

Татарстанда

уңышлы инвестицион проектлары өчен бөтен кирәкле инфраструктура бар

Инвестицион мәйданчыклар

Татарстанның инвестицион инфраструктурасы төрле дәрәҗәле мәйданчыклар белән тәкъдим ителә — бар булган инфраструктуралы brownfield да, инвестор теләге буенча инфраструктураны оештыру мөмкинлеге булган greenfield да. Мәйданчыклар белән беррәттән инвестор җир бүлемтеген сатып алырга яки арендага алырга мөмкин.

Инвестицион мәйданчыкларның эш итүенең ике төп юнәлеше — фәнни өйрәнүләрне коммерциализацияләү һәм индустриаль җитештерүне үстерү. Мәйданчыклар саны даими рәвештә үсә, аларның дәрәҗәсе үзгәрә. Хәзерге көндә сәнәгать объектлары инвесторларның күбесе зур үсеш алган инфраструктуралары өчен «Алабуга» МИЗ һәм «Кама» КИП сайлыйлар. Шул ук вакытта өлкә, география һәм башка факторларга бәйле рәвештә башка мәйднчыкларны сайлаучы инвесторлар бар.

  • Яр Чаллы узып китүче социаль-икътисади үсеш территориясе Яр Чаллы узып китүче социаль-икътисади үсеш территориясе

    Яр Чаллы узып китүче социаль-икътисади үсеш территориясе

    Яр Чаллы узып китүче социаль-икътисади үсеш территориясе

    Яр Чаллы узып китүче социаль-икътисади үсеш территориясе (УКСИҮТ) – Россия Федерациясе субъекты территориясенең өлеше, ябык административ-территориаль оешманы үз эченә ала, анда Россия Федерациясе Хакимияте карары буенча халыкның шөгелен тәэмин итү өчен яхшы шартларны булдыру һәм икътисадның тизләтелгән үсешен тәэмин итү, инвестицияләрне җәлеп итү өчен уңай тирәлекне формалаштыру максатында эшмәкәрлек яисә башка эшчәнлекне булдыруның махсус хокук режимы урнаштырылды.

    Икътисади эшчәнлек төрләренең исемлеге

    Аларны башкару вакытында эшмәкәрлек эшчәнлегенең махсус хокук режимы гамәлдә була.

    • Үсемлекчелек һәм терлекчелек, аучылык һәм шул өлкәдә туры килгән хезмәтләрне бирү
    • Исерткечсез эчемлекләрне җитештерү, минераль сулар һәм шешәләрдә башка эчергә яраклы суларны җитештерү
    • Азык-төлек продуктларны җитештерү
    • Балыкчылык
    • Тукыма әйберләрен җитештерү
    • Кием җитештерү
    • Күн һәм күн әйберләрне җитештерү
    • Агач эшкәртү, агач һәм бөкедән әйберләр җитештерү (өй җиһазларыннан башка)
    • Кәгазь һәм кәгазь әйберләрен җитештерү
    • Полиграфия эшчәнлеге һәм мәгълүмат тотучыларына копия ясау
    • Химик матдәләр һәм химик продуктларны җитештерү
    • Дарулар һәм медицина максатында кулланучы материалларны җитештерү
    • Резина һәм пластмасс әйберләрне җитештерү
    • Металл булмаган минераль продукцияне җитештерү
    • Металл җитештерү
    • Машиналар һәм җиһазлардан башка әзер металл әйберләрне җитештерү
    • Компьютер, электрон һәм оптик әйберләрне җитештерү
    • Электрик җиһазларны җитештерү
    • Башка группаларга кермәгән машиналар һәм җиһазларны җитештерү
    • Автотранспорт, прицеп һәм яртыприцепларны җитештерү (йөк машиналардан башка)
    • Башка транспорт һәм җиһазларны җитештерү
    • Өй җиһазларын җитештерү
    • Башка әзер әйберләрне җитештерү
    • Нәшрият эшчәнлеге.
    • IT

    Эшмәкәрлек эшчәнлеген тормышка ашыруда махсус хокук режимы

    Салым исеме УКСИҮТ юк УКСИҮТ бар
    Керемгә салым 20% 0 — 5%
    • Россия Федерациясе
    • Россиская Федерация
    2%

    18%
    0%

    5%
    Җиргә салым
    Муниципаль оешма
    Уртача 1,5% 0%
    Оешмалар милегенә салым
    Татарстан Республикасы
    2,2% 0%
    Дәүләт бюджеттан тыш фондларына страховой түләүләр
    Россия Федерациясе, керә:
    30% 7,6%
    • Пенсия фонды
    • Социаль иминлек хезмәтен күрсәтү фонды
    • Мәҗбүри медицина иминлек күрсәтү фонды
    22%

    2,9%

    5,1%
    6%

    1,5%

    0,1%

    УКСИҮТ резидентларына таләпләр

    1. Шәһәр территориясендә теркәлгән юридик шәхес;
    2. Банкротлык, ликвидация һәм яңача оештыру процессында булмау;
    3. Бюджет фондына салым, җыюлар, страховой кертүләр буенча бурычлар булмау, бюджет системасы алдында башка бурычлар булмау;
    4. УКСИҮТтән чиктә вәкиллекләр һәм филиаллар булмау;
    5. УКСИҮТта эшчәнлек алып бару һәм инвестицияләр ясау, аңа капитал кертүләр дә керә..

    Инвестицион проектларга таләпләр

    1. Яр Чаллы моношәһәре чикләрендә инвестицион проектны тормышка ашыру;
    2. Рөхсәт ителгән икътисади эшчәнлек исемлеге;
    3. Эш урыннарын булдыру:

      • Яңа эшханәләр өчен – проектны тормышка ашыруның беренче ел дәвамында 20 берәмлектән ким түгел. Һәрвакыт тормышка ашыру периоды эчендә 30 дан ким түгел
      • Булган эшханәләр өчен – соңгы өч ел эчендә юридик шәхес эшчеләренең уртача исемлек санынан ким түгел;
    4. Әһәмиятле кертүләр күләме реестрга кертүдән соң бер ел эчендә 5 млн. сумнан да ким түгел;
    5. Барлык эшчеләр санының 25%нан күп булмаган чит ил эшлекле көчләрен җәлеп итү.

    УКСИҮТ резиденты статусын алу өчен гариза түбәндәге адрес буенча бирелә: 423805, Яр Чаллы, Х. Туфан пр., 23 Шәһәр мэриясе, Яр Чаллы шәһәренең Башкарма комитетының эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм икътисади үсеш Идарәсе, 106 кабинет. Контактлар: 30-57-81, 30-57-85, 30-55-33

  • «ИННОПОЛИС» МИЗ «ИННОПОЛИС» МИЗ

    Махсус икътисад зона Иннополис шәһәренең эко-системасының мөһим өлеше булып тора һәм резидентларга бизнесны яхшы алып бару һәм информацион-телекоммуникация, электрон, медицина, нано- һәм био- технологияләр өлкәсендәге проектларга җалы үсеш өчен иң җайлы шартлар ясый.

    «ИННОПОЛИС» МИЗ

    «ИННОПОЛИС» МИЗ
    Мәйданы

    294 га

    Үсеш юнәлешләре
    • Информация -коммуникация технологияләре
    • Электрон технологияләр
    • Нанотехнологияләр
    • Биотехнологияләр
    • Медицина технологияләре

    E-mail: sez@innopolis.ru
    Сайт: www.sez.innopolis.ru

    Махсус икътисад зона Иннополис шәһәренең эко-системасының мөһим өлеше булып тора һәм резидентларга бизнесны яхшы алып бару һәм информацион-телекоммуникация, электрон, медицина, нано- һәм био- технологияләр өлкәсендәге проектларга җалы үсеш өчен иң җайлы шартлар ясый.

    Без Рәсәй һәм чит ил компанияләреннә уникаль проектның өлеше булырга һәм үз эшчәнлекләрен «Иннополис» МИЗ территориясендә үстерергә тәкъдим итәбез. Зур үсеш алган бизнес-инфраструктурага, югары квалифицияле кадр чыганакларына, турыдан туры салым преференцияләргә юл — «Иннополи» МИЗ резидентларының конкурентлык өстенлекләре.

    Резидент булырга
  • «АЛАБУГА» МИЗ «АЛАБУГА» МИЗ

    «Алабуга» махсус икътисад зонасы 2006 елда оештырылган һәм инвесторларга гомумән әзерләнгән сәнәгать, инженерлык, транспорт һәм таможня инфраструктураларын. шулай ук бер рәт салым һәм таможня льготалары тәкъдим итә.

    «АЛАБУГА» МИЗ

    «АЛАБУГА» МИЗ
    Мәйданы

    3 867 га

    Сайт: http://alabuga.ru/

    «Алабуга» махсус икътисад зонасы 2006 елда оештырылган һәм инвесторларга гомумән әзерләнгән сәнәгать, инженерлык, транспорт һәм таможня инфраструктураларын. шулай ук бер рәт салым һәм таможня льготалары тәкъдим итә.

    «Алабуга» МИЗ бар булу вакытында инфраструктура үсешендә зур нәтиҗәләргә ирешеп булды һәм 50гә якын резидентны җәлеп итәргә, алар арасында Ford-Sollers, Saint-Gobain, Air Liquide, Rockwool, Sisecam, Hayat һәм башкалар кебек данлыклы дөнья бизнесы компанияләре. Федераль канунчылыкка күрә инвестор «Алабуга» МИЗ территориясенә чыганак, җиһаз һәм комлектлаучы әйберләрне җыемсыз кертергә хаклы. «Алабуга» МИЗ территориясендәге проектларга инвестицияләрнең гомуми күләм 3 млрд. доллардан артык.

    Резидент булырга
  • Технополислар

    Технополис — бушлай икътисад зонасының бер төре, ул югары техника дәрәҗәле продукцияне өйрәнү һәм җитештерү үзләштерүе буенча региональ үзәкләр ярдәмендә инновацион процессны активлаштыру максадлы. Технополисның күп профильле эшчәнлеге дәүләт катнашында алдангы сәнәгать утильләштерүле (фәнни-сәнәгать паркын кулланып) фундаменталь һәм кулланма тикшеренүләр проектларын оештыруга һәм тормышка ашыруга нигезләнә. «Химград» тахнополисында химия һәм полимер продукцияне яңадан эшкәртү өлкәсендә кече һәм урта оешмалар урнаша.

    Бөтен технополислар (1)
    • «Химград» технополисы, Казан

Инвесторлар өчен льготалар һәм преференцияләр

Татарстан Республикасында инвесторлар өчен федераль инвестицион канунчылык тарафыннан билгеләнгән льготалар һәм преференцияләргә өстәмә итеп күп санлы льготалар күздә тотыла.

«Татарстан Республикасында инвестицион эшчәнлек турында» кануны белән билгеләнгән: Татарстан Респбликасының Министрлар Кабинетының вәкил органы белән инвестицион проектны тормышка ашыру аңлашмасы төзегән инвестицион эшчәнлек субъектлары Рәсәй Федерациясе салым һәм җыю турындагы канунчылыгына күрә билгеләнгән республика салымнарын түләүдән бушатыла. Инвестицион эшчәнлек субъектларына салым льготалары инвестицион проектның чыгымы каплану вакытына бирелә, әмма инвестицияләү башланган вакыттан алып 7 елдан артык була алмый. Гамәлдәге канунчылыкка күрә приоритетлы инвестицион проектларны тормышка ашыручы оешмалар өчен милеккә салына торган налог буенча салым узындырулары күздә тотыла — ставканы 0,1%ка кадәр төшерү һәм Татарстан Республикасының бюджетына керә торган өлештә табышка салына торган налог — 13,5%ка кадәр.

Салым төре Норма
(Татарстан Республикасының салым салу системасы
өчен стандарт)
Льготалы ставка
1. Керемгә карап салына торган налог 20% 13,5%
2. Милеккә салына торган налог 2,2% 0,1%
3. Җиргә салына торган налог 1,5% 0%

Тәкъдим ителә торган салым преференцияләре сыйфатын арттырырга «Татарстан Республикасында инвестицион салым кредиты турында» 68-ЗРТ санлы 2011 елның 10 октябрендәге Татарстан Республикасының Кануны мөмкинлек бирә. Закон инвестицион салым кредитын 7 елга кадәрле вакытка бирергә рөхсәт итә һәм процентлар ставкасын Рәсәй Федерациясенең Үзәк банкы рефинанслау ставкасының 1/2 күләмендә билгели.

Татарстан Республикасында инвестицион проектларга «бер тәрәзә» асылында ярдәм гамәлдә: инвестицион проектларны тормышка ашыру катнашучылары бер тәртиптә хәрәкәт итәләр. Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгына мөрәҗәгать иткән очракта, инвесторга бөтен кирәкле мәгълүмат һәм льготалар һәм преференцияләр тәкъдим итүче инстанцияләрдә ярдәм күрсәтәләр.

Инвесторларга карата идарә һәм дәүләт булышлыгы

  • «Рәсәй Федерациясендә капитал салу формасында инвестицион эшчәнлек турында» 39-ФЗ санлы 1999 елның 25 февралендәге Федераль канун
  • «Рәсәй Федерациясендә дәүләт-хосусый берлек, муниципаль-хосусый берлек турында һәм Рәсәй Федерациясенең аерым канунчылык актларына үзгәртүләр кертү турында» 224-ФЗ санлы 2015 елның 13 июлендәге Федераль канун.
Барысын карарга
  • «Татарстан Республикасында инвестицион эшчәнлек турында» 1872 санлы 1998 елның 25 ноябрендәге Татарстан Республикасының кануны
  • «Татарстан Республикасында чит ил инвестицяләре турында» 2180-XI санлы 1994 елның 19 июлендәге Татарстан Республикасының кануны
  • «Оешмаларның милкенә салына торган налог турында» 49-ЗРТ санлы 2003 елның 23 ноябрендәге Татарстан Республикасының кануны
  • «Транспортка салына торган налог турында» 24-ЗРТ санлы 2002 елның 29 ноябрендәге Татарстан Республикасының кануны
  • «Аерым категория салым түләүчеләр өчен оешмалар табышына салына торган салым ставкасын билгеләү турында» 53-ЗРТ санлы 2008 елның 2 августындагы Татарстан Республикасының кануны
  • «Татарстан Республикасында Инвестицион декларация турында» УП-477 санлы 2012 елның 18 июнендәге Татарстан Республикасы Президентының Карары.
  • «Татарстан Республикасында Инвестицион совет оештырылмасы турында» УП-538санлы 2012 елның 5 июлендәге Татарстан Республикасы Президентының Карары.
  • «Татарстан Республикасында инвестицион проектларны тормышка ашыручы предприятияләр һәм оешмаларга дәүләт булышлыгын тәкъдим итү тәртибе Кагыйдәләрен билгеләү турында» 284 санлы 1999 елның 7 май аендагы Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының Карары
  • «Инвестицион эшчәнлеге субъекты һәм Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы арасында инвестицион поектларны тормышка ашыру буенча аңлашма төзүнең тәртибе һәм шартлары һәм инвестицион проектларны тормышка ашыру буенча аңлашманың формасы турында Кагыйдәләрне билгеләү турында» 377 санлы 2006 елның 24 июлендәге Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының Карары
  • «Татарстан Республикасы территориясендә инвестицион эшчәнлек субъектлары белән инвестицион проектларны тормышка ашыруда ‘бер тәрәзә’ асылында хәрәкәт итү буенча Вакытлы регламентны билгеләү турында» 115 санлы 2013 елның 20 февралендәге Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының Карары

Хәзерге вакытта Үзәк банк Татарстанны ислам банкингын кертү буенча тәҗрибә регион итеп сайлаган, Федераль канунны җентекләп өйрәнүне һәм кабул итүне берничә ел эчендә уздарырга планлаштырыла.

Татарстан Республикасының инвестицион инфраструктурасы өстенлекләреннән куллану өчен безнең белән элемтәгә керегез.

©2003—2015 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты. Материалларны тулы яки өлешчә куллану очрагында сылтама мәҗбүри

Спасибо!

Ваши данные отпраленны ответственному сотруднику мы свяжемся с вами в течение 24 часов