Element is not found

Татарстан ресурсларга бай Файдалы географик урыны аркасында республика көчле чимал нигезенә һәм киң инфраструктура тармагына ия. Мондый югары байлыклар җыелмасы сәбәпле Татарстан иң зур транспорт үзәге булып тора һәм югары икътисад активлыкка ия.

Табигый байлыклар бөтен сәнәгать өлкәләре өчен көчле чимал нигезе булып торалар.

Нефть — Татарстанның төп табигый байлыгы

Ромашкинское чыганагы — зурлыгы буенча Рәсәйдә икенче һәм дөньяда иң зурларының берсе.

  • 200 нефть чыганагы
  • 12,5 млрд тонна нефть битумнары
  • 1 млрд тонна расланган нефть запаслары

Газ — 1 тонна нефтькә 40 м³

Минерал байлыклар

  • 169 млн кубометр кызыл балчык
  • 72 млн тонна гипс
  • 35,3 млн куб.м. төзү ташы
  • 66 млн тонна известьташ һәм доломитлар
  • 108 күмер ятмасы

Башкалар арасында Татарстан көрән һәм таш күмер, кабынучан сланецлар, цеолитлар, бакыр, бокситлар кебек материалларга бай.

Су байлыклары

  • 4 сусаклагыч
  • >8 мең кече күлләр һәм буалар
  • 234 млрд м³/елына гомуми агынты

Татарстанның су байлыклары иң мөһим энергия чыганагы булып тора, халык хуҗалыгының бөтен өлкәләренең хәрәкәтен тәэмин итүче байлык һәм транспорт байлыгы.

Иң зур елгалар — Идел (республика территориясе буенча 177 км) һәм Кама (380 км), шулай ук Каманың ике агылуы — Нократ (60 км) һәм Ак (50 км), алар 234 млрд м³/елына гомуми агынтыны (97,5% бөтен елгаларның агынтысы) тәэмин итә. Алардан тыш республика территориясе буенча 10кмдан кыска булмаган 500гә якын кече елга һәм күп санлы гөрләвекләр.

Татарстанның иң зур су объектлары — 4 сусаклагыч:

  • Куйбышевское — зурлыгы буенча дөньяда икенче (елгалардагы арасында) һәм Идел елгасында иң зур сусаклагыч. Урта Иделнең сезонлы агынтысын тәртипкә салуны тәэмин итә.
  • Түбән Кама — гидро узелга яңача бүлүне тәэмин итә.
  • Зәй — ДРЭСның техник тәэмине өчен хезмәт итә.
  • Карабаш — нефть һөнәрләре һәм сәнәгать оешмаларының су таъминаты өчен хезмәт итә.

Елгаларның гидроэнергопотенциалы Кама елгасында 1,8 млрд. кВт•ч/елына чыгаручы Түбән Кама ГЭСында тормышка ашырыла

Республиканың җир астында зур җирасты су запаслары бар — күп минераллылардан азтозлыларга һәм төчеләргә кадәр. Минерал суларга дәвалау сыйфатлары хас һәм алар күп санлы дәвалау-профилактика оешмалары өчен нигез булып торалар.

Җир байлыклары

Татарстан киң яфраклы һәм катнаш урманнар зоналарында, дала һәм урман-дала зоналарында урнашкан. Дала зоналарында актив рәвештә авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек үсеш ала. Урман фонды 1236,4 тыс. га (территориянең 17,5%) тәшкил итә.

Инвесторларга җир бүлемтеге сатып алуга һәм арендасына льготалы шартлар тәкъдим ителә.

Чимал байлыклары
Транспорт байлыклары

Татарстан илнең нәкъ уртасында, Аурупа белән Азияне тоташтыручы иң мөһим сәүдә артерияләр кисешү урынында урнашкан. Республика гомуми рәсәй мәгънәгә ия булган төп авиа юллар, тимер юл, автомобиль һәм елга стратегик магистральләр кисешү урынында урнашкан. Республика территориясе буенча халыкара транспорт коридорлары үтә — «Көнбатыш — Көнчыгыш» һәм «Төньяк — Көньяк».

Бүген Татарстанны сайлап, инде иртәгэ диярлек логистик инфраструктураның өстенлекләрен кулланып булыр. Шулай итеп Татарстан аша «Көнбатыш Аурупа — Көнбатыш Кытай» халыкара транпорт коридоры үтәчәк — яңа «Ефәк юлы», аның составына югары тизлекле магистраль керәчәк, аның «Мәскәү-Казан» беренче өлешен инде 2018 елда тәмамларга планлаштырыла.

Шулай ук Зөя регионнар арасы мультимодаль логистик үзәген төзү буенча проект тормышка ашырыла, ул Идел буенда иң зур йөк агымнарын эшкәртү һәм яңыдан бүлү буенча иң зур пункт булачак. Үзәкнең Казан транспорт узелында файдалы урнашыу Идел буе шәһәрләренә кадәр иң кыска араларны тәэмин итә һәм киләчәктә ул Идл буе регионында йөк ташу системасының транспорт-логистика үзәгенә әйләнергә мөмкин.

Республиканың башкаласы Казан зур тимер юл узелы булып тора, монда илнең Аурупа һәм Азия өлешләрен тоташтыручы магистральләр кисешәләр.

2 халыкара аэропорты һәм эчке бәйләнеш буенча рейслар өчен 1аэропорт пассажирларны һәм йөкне 40 юнәлешкә ташу өчен мөмкинлек бирә, алар арасында Рәсәйнең 19 шәһәре, 6 БДБ иле, 6 Ерак Чит илләре һәм уннан артык көндәлек Мәскәүгә рейслар.

Федераль әһәмияттәге 6 автомобиль трассасы Татарстан аша уза:
М-7 «Идел» Мәскәү — Владимир — Түбән Новгород — Казан — Уфа.
М-5 «Урал» — федераль әһәмияттәге автомобиль юлы Мәскәү — Рәзән — Пенза — Самар — Уфа — Чиләбе.
Р175 «Казан - Йошкар-Ола».
Р239 «Казан — Ырынбур».
Р241 «Казан — Буа — Ульяновск».
Р242 (Пермь — Екатеринбург). E22 Европа транспорт маршрутының өлеше булып тора (Холихед, Бөекбритания — Ишем). Бөекбритания, Нидерландлар, Германия, Швеция, Латвия һәм Россия территориясе буйлап уза.

Елга юллары Рәсәйнең иң мөһим төньяк һәм көньяк диңгезләренә җитергә мөмкинлек бирә. Республикада 3 елга порты, 4 пассажирлар порты һәм 6 елга вокзалы эш итә.

Шәһәр эче транспорт тармагы шәһәрләрне киң итеп урап ала һәм төрле яктан күрсәтелгән: автобуслар, трамвайлар, троллейбуслар. Казанда метро бар, аның станцияләре шәһәрнең капма-каршы өлешләрен инде тоташтырды, һәрвакыт яңа станцияләр төзү буенча эшләр алып барыла. Республикада аның шәһәрләре арасында, күрше регионнар һәм аэропортлар белән регуляр бәйләнеш тәэмин ителгән. Һәр ноктага диярлек такси белән барып җитеп була, ул преим дәрәҗәдән эконом дәрәҗәсенә кадәрге җиңел һәм йөк автомобильләре белән тәкъдим ителгән.

©2003—2015 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты. Материалларны тулы яки өлешчә куллану очрагында сылтама мәҗбүри

Спасибо!

Ваши данные отпраленны ответственному сотруднику мы свяжемся с вами в течение 24 часов