Инвесторның проектларын тормышка ашыруның бөтен этапларында Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы ярдәм күрсәтә. Бу эш буенча Агентлыкка карашлы киңәш органы эш итә — Татарстан Республикасының Инвесторлар Клубы.

Тормышка ашырыла торган яки тормышка ашырылган проектның инвесторы автоматик рәвештә Клуб әгъзасы була. Бу түбәндәгеләрне аңлата:

  • Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгында бушлай ярдәм күрсәтү;
  • регионда алдагы үсеш буенча информацион булышлык;
  • республика, профиль министрлыклар һәм ведомстволар идарәчелеге катнашында формаль булмаган шартта сорауларны һәм мәсәләләрне тикшерү һәм хәл итү өчен инвесторла клубының һәр квартал утырышлары;
  • республиканың региональ, милли, федераль һәм халыкара масштабтагы эшлекле әмәлләрдә катнашуга чакырылу.
Әмәлдә инвесторлар вәкилләре катнаштылар:
Sisecam
Armstrong
Benkons group
Danaflex
Haier
YIT
3M
Dry lock
Coskunoz holding
Wienerberger

2015 елда Инвесторлар Клубы сентябрьдә үткәрелде һәм «эшлекле иртәнге аш» форматында уздырылды. Татарстанга капитал салган структуралар топ-менеджерлары формаль булмаган шартта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән проектларны тормышка ашыру белән бәйле әһәмиятле сораулар буенча фикер алыштылар.

Очрашу нәтиҗәсендә профиль министрлыклар һәм ведомстволар, шул исәптән Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы, инвесторлар булышлыгы өчен вазифалар алдылар. Инде октябрь аенда Агентлык Татарстан таможнясы белән бергә инвесорлар вәкилләре белән таможня канунчылыгы буенча түгәрәк өстәл үткәрде

Безнең белән элемтәгә керегез

Сезнең инвестицион проект өчен мөмкин булган мәйданчыкны сайларга ярдәм итәргә рөхсәт итегез.

Гөлнара Назипова
Гөлнара Назипова

Менеджер
Gulnara.Nazipova@tatar.ru

Яки безгә үзегезнең контактларыгызны калдырыгыз, һәм без сезнең белән иң якын вакытта элемтәгә керербез.

Агентлык белән элемтәгә керергә
©2003—2015 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты. Материалларны тулы яки өлешчә куллану очрагында сылтама мәҗбүри Золотой сайта
Киләсе бүлек Развитая инфраструктура

Спасибо!

Ваши данные отпраленны ответственному сотруднику мы свяжемся с вами в течение 24 часов