География

Татарстан Рәсәйнең Европа өлешенең уртасында Көнчыгыш Европа тигезлегендә, ике иң зур елга — Идел һәм Кама — кушылган җирдә урнашкан. Татарстан Республикасының башкаласы Казан ш. Мәскәүдән көнчыгышка таба 797 км ераклыкта урнашкан.

  • 68 мең кв.м. гомуми мәйдан
  • 797 км Мәскәүдә Казанга
  • 1,2 млн кеше башкалада
  • 50 % Рәсәй халкының 1000 км радиусында

Татарстан Республикасы Рәсәй Федерациясенең сигез регионы белән чиктәш: Башкортостан Республикасы, Удмурт Республикасы, Марий Эл Республикасы, Чуваш Республикасы, Киров, Оренбург, Ульяновск һәм Самара өлкәләре.

Республиканың территориясе зур булмаган калкулыклар булган урман һәм урман-дала зонасында урнашкан тигезлекне тәшкил итә. Республика территориясенең 20%ка якыны яфраклы һәм ылыслы агачлардан торган урманнарны тәшкил итә. Татарстан су ресурслары белән бай: монда 4 зур сусаклагыч, 500 кече елга һәм 8000нән артык күлләр һәм буалар урнашкан.

Климат

Татарстанның территориясеның урта киңлекләре җылы җәй һәм уртача салкын кышлы уртача континенталь климатка ия. Елның иң җылы ае — июль, иң салкыны — январь.

Кансыз суыклар һәм хәлдән тайдыручы эсселек Татарстанга хас түгел, елның 4 фасылы да бик яхшы чагылдырыла.

  • 272 кояшлы көн елына
  • 554 мм уртача еллык явым-төшем дәрәҗәсе
  • -9,3 °C гыйнварда көндезге температура
  • +24,8 °C июльдә көндезге температура

Соңгы 10 ел эчендә җылытуга һәм дымлылык артуга таба климат үзгәреше күзәтелгән. Татарстандагы кыш Прибалтика, ә җәй — Урта диңгезгә хас булган климатка якынлаша.

Климатның эшлекле активлыкка тәэсире

Татарстанның климаты төзелеш өлкәсен тәэсир итә. Тышкы төзү эшләре гомумән язгы-җәйге вакытның 7 аенда марттан сентябрьгә кадәр башкарыла, калган 5 айда октябрьдән февральгә кадәр көзге-кышкы вакыт була, ул вакытта эчке эшләр башкарыла.

Татарстанда суднолар йөрешле сезон 5 ай — май аеннан сентябрьгә кадәр — дәвам итә. Республика аркылы Аврупаның иң зур елга магистрале үтә — Балтик, Ак, Каспий, Азов һәм Кара Диңгезләрне тоташтыручы Идел. Казанга Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Уфадан, Әстерхәннән су юллары буенча килеп җитеп була.

Без Татарстанның файдалы географик урынын һәм климатын нәтиҗәле ревештә кулланабыз.

©2003—2015 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты. Материалларны тулы яки өлешчә куллану очрагында сылтама мәҗбүри